ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

 “Хөрмәтле дуслар!

80 яшьлек юбилей көннәрендә минем белән таныш һәм таныш булмаган бик күп кешеләрдән котлаулар алдым. Массакүләм матбугат чараларында һәм социаль челтәрләрдә булган күпсанлы котлаулар да  шатландырды.

Игътибарыгыз, яхшы мөнәсәбәтегез һәм изге теләкләрегез өчен чын күңелемнән зур рәхмәт белдерәм. Сезнең ярдәмегез күңелдән күңелгә күчүче яңа эшләргә рухландыра.

Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим. Минтимер Шәймиев”.


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Хәйриячеләр китабын һәм “Яңарыш” фондының Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды.

Бу юлы Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев 20 мең хәйрияченең исеме кергән Хәйриячеләр китабының VII томын тапшырды.


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев РФ Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Алексеева белән очрашты, ул “Татарстан Республикасының ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт ветеринария хезмәтенең 2016 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар турында” уртак киңәшмәсендә катнашу өчен килде. Киңәшмә бүген Казанда узды.


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Бүген Казанда «Пирамида» КСКда Татарстан Республикасының Беренче  Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның 80 яшенә багышланган юбилей концерты узды. 

Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Ингушетия Республикасының беренче Президенты Руслан Аушев, Ингушетия Республикасы Башлыгы Юныс-Бәк Евкуров, сәясәтче һәм Мәскәү шәһәренең элеккеге мэры Юрий Лужков, Россия кардиохирургы, РФА академигы Ренат Акчурин, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Минтимер Шәймиевны юбилее белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич котлады. 

Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кирилл Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән котлады.

Бүген Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 80 яшь тулуы белән котлады.

Бүген Казанда «Пирамида» КСКда Татарстан Республикасының Беренче  Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның 80 яшенә багышланган юбилей концерты узды. 

Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Ингушетия Республикасының беренче Президенты Руслан Аушев, Ингушетия Республикасы Башлыгы Юныс-Бәк Евкуров, сәясәтче һәм Мәскәү шәһәренең элеккеге мэры Юрий Лужков, Россия кардиохирургы, РФА академигы Ренат Акчурин, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Бүген С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булганнан соң  Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән берә, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашуга юнәлде. Ул Минтимер Шәймиевны 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлады һәм күпьеллык хезмәттәшлек, дуслык һәм үзара аңлашу өчен олы рәхмәтен җиткерде.   

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтиммер Шәймиевне 80 яшьлеге белән Мисыр тышкы эшләр советы котлады.

Мисыр тышкы эшләр советы башкарма секретаре Иззат Саад, аерым алганда, Минтимер Шәймиевнең хәзерге Россия һәм Татарстан Республикасы тарихында бәяләп бетергесез роленә карата ихлас соклану һәм тирән хөрмәт белдерде.

Азәрбайҗан Премьер-министры Артур Раси-заде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшь тулу уңаеннан чын күңеленнән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International