ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Казанда, "Корстон" КСККда, "ТР Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясенең XVIII съезды алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ел саен уздырыла торган "Теләкләр чыршысы" бөтенроссия  хәйрия гамәлендә катнашты.


9
декабрь, 2023 ел
шимбә

Бүген Казанда, С. Сәидгалиев исемендәге МСда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXV конференциясе узды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Бердәм Россия» Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Бүген Казан Кремлендә, Пушечный дворда Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы кабул итү узды.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Геройлары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре һ. б. катнашты.


7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты.


6
октябрь, 2023 ел
җомга

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Халыкара укытучы көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.


5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда, А. Бичурин урамындагы ике телле корпусның актлар залында, «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» күптелле белем бирү комплексында Укытучылар көненә багышланган традицион тантана узды.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.


3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты. Очрашу Казан Ратушасында узды һәм 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көненә багышланды.

Тантаналы чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, иҗтимагый ветераннар оешмалары вәкилләре катнашты.

Бүген Казанда, ТР Фәннәр академиясе бинасында Бауман урамында Татарстан Республикасы дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Хәсән улы Хәсәнов хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Мемориаль такта ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гамәлдәге әгъзалары, иҗади һәм иҗтимагый оешмалар һ.б. лар катнашты.


27
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Болгарда, Ак мәчеттә Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә багышланган тантаналар узды. Һәр ел саен Рабигуль-әүвәл аеның 12 нче көнендә Ислам календаре буенча бөтен дөнья мөселманнары Мәүлид ән-нәби - исламга нигез салучы Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен бәйрәм итәләр (гарәп телендә «мәүлид» сүзе тууны аңлата, «нәби» - пәйгамбәр).

Быел бәйрәм григориан календаре буенча 27 сентябрьгә туры килә. Ул кичә, Кояш баегач башланды.

Татарстанда 2014 елдан бирле Мәүлид ән-Нәби уңаеннан төп бәйрәм Болгардагы Ак мәчеттә үткәрелә.

Бүген анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика җитәкчелеге вәкилләре, Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән дин әһелләреһәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәме - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан үткәрелгән чараларда катнаша.

Иртән Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Болгар ислам академиясендә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International