ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2023 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы Соборында булдылар. Чара Казанда Изге Ана иконасының 444 еллыгына багышлана.


20
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Рөстәм Хәйруллинның июль башында Казан Кремлендәге "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә ачылган "Табигать. Шәһәр. Яз" фотокүргәзмәсен карады.


18
июль, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев «Яңарыш: эпос заманча укылышта» халыкара фестивале кысаларында Казан Кремленең күргәзмә залларында ачылган «Мирас һәм традицияләр» декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә булды.


15
июль, 2023 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ният илчесе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивален ачты. Фестивальне оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Яңарыш» республика фонды.


11
июль, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты, ул Татарстанда дипломатик эшчәнлеген тәмамлый.


10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Казанның «Баскет-холл»ында  XIV Бөтенроссия Җәйге Сбербанкиадасы старт алды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Сбербанк» ГАҖ президенты, идарәсе рәисе Герман Греф һәм Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк катнашты.


7
июль, 2023 ел
җомга

Бүген Казанда «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев карады. Бу - 6-9 июльдә «Казан Экспо»да узучы илебез агросәнәгать комплексы казанышларының иң эре күргәзмәсе.


29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең X съезды узды. Съезд эшендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе, хәрәкәтнең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


9
июнь, 2023 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ният илчесе Минтимер Шәймиев РФ Тышкы эшләр министрлыгының Күп яклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры Александр Алимов белән очрашты.


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте тарафыннан оештырылган «Киләчәкне формалаштыру» халыкара мәгариф министрлары форумы үз эшен дәвам итте.

Форум Б.Рәмиев исемендәге IT-паркның конференцияләр залында уза. Анда дөньяның 20дән артык иленең мәгариф министрлары һәм Россия төбәкләренең мәгариф өлкәсе вәкилләре катнашты.

Бүген, пленар утырыш башында, Форумда катнашучыларга видео сәламләү белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте.

Форумның иртәнге утырышында РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International