ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2010 ел
дүшәмбе
22 мартта Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчегендәге архитектура һәйкәлләрен яңадан торгызу мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук инфраструктура объектларын төзү проектын гамәлгә ашыруда беренче чираттагы юнәлешләр каралды.
20 мартта Истанбулда Төркиядә белем алучы Татарстан студентлары инициативасы буенча Мәдәният җәмгыяте һәм "Идел Урал", "Татарстан" сәүдә йорты, Истанбул университеты каршындагы "Евразия" институты ярдәме белән Шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Төркиядәге вәкиллеге җәмәгатьчелек белән элемтә хезмәте.

Төркия территориясендә җиденче тапыр үткәрелүче студентлар ярышының нигезенә КВН идеясе салынган, әмма традицион конкурслар һәм мавыктыргыч номерлардан тыш тарих, мәдәният буенча сораулар белән тулыландырыла. Узган чаралар Әдәбият һәм сәнгать елына, Казанның 1000 еллыгына, Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына, милли ашларга, Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына багышланган иде, ә быел 2010 елда Ауропаның мәдәни башкаласы буларак Истанбулга багышлана.

Быел июнь аенда "Универсиада-2013не каршылап" халыкара волонтерлар лагере оештырылачак. Һәрхәлдә, узган атна ахырында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев белән Европа Советының яшьләр эшләре һәм спорт буенча директоры Ральф-Рене Вайнгертнер белән очрашуы барышында шул хакта килешенгән. М.Бариевның республикада якын арада барлыкка киләчәк Татар физик культура, спорт һәм туризм академиясенең күзәтчелек советына керү тәкъдимен дә Р.-Р.Вайнгертнер зур канәгатьлек белән кабул иткән.

Бөтендөнья кеше аягы басмаган табигать фонды тарафыннан 27 мартка билгеләнгән әлеге акциягә кушылып, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм Казан Ратушасы биналарының тышкы яктырткычлары 1 сәгатькә сүндерелеп торачак, дип белдерде бүген "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә Башкарма комитет җитәкчесе Рәфис Борһанов, диелә мэрия хәбәрендә. Сәламәт планета өчен шул рәвешле "тавыш бирү" юлы белән һәркем планетада климат үзгәрү куркынычы проблемасына үзенең битараф булмаганын белдерә ала, казанлыларны да бу акциядә катнашырга чакырабыз, ди мөрәҗәгатендә Р.Борһанов.

22 мартта ТР Министрлар Кабинетының Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган утырышында "2010-2020 елларда ТР биотехнологияләрне үстерү" максатчан программасы концепциясе каралды. Фикер алышуларда ТР Президенты, Дәүләт Советы Аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре, депутатлар, фәнни оешмалар җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Документ "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ инициативасы белән Овчинников исемендәге Россия биотехнологлар җәмгыяте катнашында эшләнгән. Бу эшкә Россия һәм Татарстанның министрлык-ведомстволары, предприятиеләр, фән һәм мәгариф учреждениеләре белгечләре җәлеп ителгән. Программаның концепциясе узган елның 15 октябрендә РФ Дәүләт Думасында "Биотехнология сәнәгатен законнар белән тәэмин итүне камилләштерү" темасына узган парламент тыңлауларында тәкъдим ителгән иде. Ул биотехнология сәнәгатен төбәкләрдә үстерү буенча тәҗрибә проекты буларак хупланды.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән татар егете Ирек Зарипов Ванкуверда үткән паралимпиадада соклангыч уңышларга иреште. Биатлонда 4 алтын медаль яулады ул андагы киеренке бәйгеләрдә.

Ирек Зарипов 17 яшендә үк юл фаҗигасенә эләгеп ике аяксыз кала. Әмма тормышка булган сөюе һәм ныклы ихтыяр көче аны зур спортка алып килә. Рөстәм Батыров җитәкләгән инвалидлар җәмгыятенә килеп, спорт белән җитди шөгыльләнә башлый Ирек. Җиңел, авыр атлетика, йөзүдә, өстәл теннисында үзен сынап карый, республика ярышларында катнаша.

20
март, 2010 ел
шимбә
20 мартта Казанда, “Пирамида” мәдәни–күңел ачу комплексында республиканың Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фондын тәкъдим итү узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

19
март, 2010 ел
җомга
19 мартта "Казан" милли мәдәният үзәгендә Казан шәһәренең сәламәтлек саклау Идарәсе коллегия утырышын уздырды. Анда муниципаль учреждениеләре 2009 елда башкарган эшкә йомгак ясалды, быелга бурычлар тәгаенләнде. Журналистлар белән очрашуда, Казандагы сәламәтлек саклау өлкәсе үсешенә бәя биреп, Татарстанның сәламәтлек саклау министры: "2009 ел муниципаль сәламәтлек саклау өлкәсе өчен авыр булуга карамастан, уңышлы була. Башкалабызда демографик хәл яхшыра: яңа туган балалар саны үсә, үлүчеләр саны кими. Яңа туган сабыйлар арасында үлем-китем очраклары азая. Икътисадый кризис булуга карамастан, республика хөкүмәте медицина өлкәсендә яңа проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә", - дип белдерде.
Казанда "Хәтер юллары буйлап" дигән Халыкара яшьләр акциясе башланды. Җиңү паркында әлеге акция башлану уңаеннан митинг узды. Чара 19-25 март көннәрендә Ватан азатлыгын саклап һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү һәм Россия Федерациясе Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү программасын гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелә.
Санкт-Петербург һәм Русиянең төньяк – көнбатыш төбәге мөселманнары Диния назәрәте рәисе, мөфти Җәфар Насыйбулла улы Пончаевка 70 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды. Аны төньяк башкала Җәмигъ мәчетенең – 100 һәм мөфтинең 70 яшьлек юбилеена багышланган мәдәни чарада Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Тышкы элемтәләр Департаменты директоры Тимур Акулов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International