Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
22
декабрь, 2009 ел
сишәмбе
Милли электрон китапханә ачылды
"Татмедиа" массакүләм мәгълүмат агентлыгында "Таткнигафонд.ru" милли электрон китапханәсе тәкъдим ителде. Әлеге электрон каталог эченә ике ай дигәндә татар телендә нәшер ителгән 1072 китап кертелгән. Китапханә сайтында "Татар әдәбияты классикасы", "Хәзерге татар әдәбияты", "Балалар әдәбияты" кебек күп төрле бүлекләрдән теләгән китапны эзләп табарга мөмкин. "Коммерсантъ" нәшрият йорты шеф-редакторы Андрей Васильев бу уңайдан республика күләмендә зур эш башкарылуын билгеләп үтте.
22 декабрь – Энергетиклар көне
22 декабрь – Энергетиклар көне. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – "Татэнерго" ААҖ Директорлар советы рәисе Равил Моратов энергетикларны профессиональ бәйрәм белән котлады.
Петербург каналында 100 еллык татар җырлары
Санкт-Петербург Телевидениесенең 5 каналында татар халкы тарихына кагылышлы кызыклы тапшыру күрсәтелде. Алман илендә моннан 100 ел элек язылган татар җырлары сакланган. Милли-моңлы хәзинә очраклы гына табылган. Шулай да, тәртип һәм төгәллек яратучы немецларда халык талантлары башкарган җырлар саклану очраклы түгелдер. Ә инде башкаручыларның табигый моңга ия булуы бәхәссез. Халкыбыз тарихына кагылышлы дулкынландыргыч казанышлар әллә күпмедер әле. Үз дәүләте булган милләт язмышында ачылмаган серләр, мотлак, байтактыр.
Казанда "2009 ел мөслимә туташы" бәйгесе финалы уза
23 декабрьдә Казанда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында "2009 ел мөслимә туташы" бәйгесенең финалы уза. 18-25 яшьлек мөслимә туташлар арасында конкурс ТР Мөслимәләр берлеге Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Ислам фәнен, мәдәниятын һәм мәгарифен үстерү фонды белән берлектә оештырыла.
Оештыру комитетыннан алынган хәбәрләргә караганда, бәйгенең республиканың хатын-кызлар хәрәкәтен үстерү, әхлакый кыйммәтләрне пропагандалау, сафлык-пакълык, мөслимәнең максатчанлыгы турында җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру, татар халкының элек-электән килгән гореф-гадәтләрен торгызу, гаилә мөнәсәбәтләренә өйрәтүдә булышлык итү һ.б. максатларны күз алдында тота.
Парламент дәресе - 2009га багышланган иҗади эшләрнең республика бәйгеләренә нәтиҗә ясала
22 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Парламент дәресе - 2009га багышланган иҗади эшләрнең республика бәйгеләренә нәтиҗә ясалачак.
Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурсларда катнашу өчен, бөтен республикадан 250дән артык укучы үз эшләрен җибәргән. Аларның иң яхшылары Казанга чакырылды. Аларны бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәхсән котлаячак. Иң яхшы рәсем ясаган, иң яхшы сочинение, иң яхшы эссе язган һәм иң яхшы закон проектын эшләгән 36 укучыга истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак. Дәүләт Советы фойесында бәйге җиңүчеләренең эшләре белән танышырга мөмкин булачак.
21
декабрь, 2009 ел
дүшәмбе
Казанлылар Яңа елны 90га якын чыршы һәм чыршы комплексы белән каршы ала
Быел Казан шәһәрендә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан 87 чыршы һәм чыршы комплексларын урнаштыру көтелә. Узган елдагы кебек, башкала үзәгендә - 1000 еллык мәйданында һәм "Казан" милли мәдәният үзәге янындагы мәйданда ике чыршы куелачак. 1000 еллык мәйданындагы чыршы - 40,5 метр, ә "Казан" милли мәдәният үзәге янындагысы 30,5 метрлы булачак. Бу хакта бүген Казан шәһәре мэриясендә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе башлыгы Динара Камалиева хәбәр итте.
Казанда 2013 елда узачак Универсиада авылы мэры билгеләнде
Казанда 2013 елда узачак Универсиада авылы мэры билгеләнде. Бу вазыйфаны элек Казан шәһәре башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Фәрит Абдулганиев биләячәк.
Казан мэры Илсур Метшин "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе вакытында Фәрит Абдулганиевны коллегаларына тәкъдим итте. Мэр ышандырганча, Ф.Абдулганиев яхшы әзерлек мәктәбен үткән, Казанда 2011 һәм 2013 елларда студентларның спорт уеннарын кабул итү хокукын яулау өчен барган заявка кампанияләрендә актив катнашкан.
Казанда Универсиданың алты объекты ачылды
21 декабрь көнне “Ак Барс” көреш сараеның төп майданында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында ТРда спорт һәм сәләмәт яшәү елын ябу һәм Универсиада-2013-нең алты объектын ачу тантанасы булды.
20
декабрь, 2009 ел
якшәмбе
20 декабрьдә Энергетик көне билгеләп үтелә
20 декабрьдә Энергетик көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов тармак хезмәтчәннәре һәм ветераннарына бәйрәм котлавы юллады.
Казанда чыршы базарлары ачыла
Киләсе атнадан башлап Казанда чыршы базарлары эшли башлый. Шәһәрлеләрнең үзләренә ошаган чыршыны сайлап алу мөмкинлеге булачак, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Сатып алучыларга чыршы, нарат, ак чыршы агачлары тәкъдим ителәчәк. 25 декабрьдә Яңа елның төп бизәге белән сәүдә итү бигрәк тә гөрләп барачак.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз