ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
3 декабрь көнне дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында депутатлар "2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" закон проектын өч укылышта тулаем кабул итте.
РФ Премьер-министры Владимир Путин турыдан-туры эфирда халык белән аралашуга багышланган "Владимир Путин белән сөйләшү. Дәвамы" дигән махсус программа вакытында "КАМАЗ" хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирде. "КАМАЗ"да кабиналар җыю цехы хезмәткәрләре РФ Хөкүмәте җитәкчесеннән киләчәктә дәүләт автосәнәгатькә ничек ярдәм итәчәк дип кызыксынды.
3 декабрь көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының берничә законын имзалады.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә РФ Кулланучылар берлеге Советы рәисе Евгений Кузнецовтан телеграмма килде. Телеграммада хәбәр ителгәнчә, 2009 елның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Кулланучылар берлеге әзерләү һәм җитештерү эшчәнлеге өчен беренче урынга лаек булган. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инновация технологияләрен үстерү өлкәсендә Татарстан белән БМО ның Ауропа икътисади комиссиясе хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган утырышта Ауропа икътисади комиссиясенең икътисади кооперация һәм интеграция проекты җитәкчесе Ханс Янсен, ТР Урман хуҗалыгы, Экология һәм табигый байлыклар, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ, Энергия саклау технологияләре үзәге белгечләре катнашты.
3 декабрь дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы уза. Анда кырыктан артык мәсьәләне карау көтелә.

2
декабрь, 2009 ел
чәршәмбе
2 декабрьдә Казанда футбол буенча Россия чемпионнарын хөрмәтләделәр. "Рубин" командасы икенче тапкыр алтын медальгә һәм Россия чемпионнары кубогына ия булды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.
2 декабрьдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсендә машина йөртүчеләрне әзерләүне яхшырту мәсьәләләре буенча республика автомәктәпләре җитәкчеләренең киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рифкать Миңнеханов үткәрде.
1-15 декабрь көннәрендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы "Журналист һөнәрен алыштыра" акциясе уздыра. Хокук саклау органнарына халыкның ышанычлылыгын ныгытуны һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең абруен күтәрүне максат иткән әлеге чараның бу икенчесе. Узган елдагы беренче акциядәге кебек үк, бу юлы да анда республика үзәк матбугат һәм коммуникация чаралары журналистларыннан 50ләп корреспондент катнашу теләге белдергән. Акциядә катнашкан журналистка, үзен чын милиционер итеп хис итү өчен, форма киеме бирелә, һәрберсенә тәҗрибәле остаз билгеләнә.
2 декабрьдә Түбән Камада тантаналы шартларда Россия шин сәнәгате өчен уникаль Түбән Кама тоташ металлкорд шиннар заводы файдалануга тапшырылды. Тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия энергетика министры урынбасары Владимир Азбукин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International