ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2009 ел
дүшәмбе
Татарстан парламентында агымдагы елның 10 декабрендә ТР Дәүләт Советының Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтүгә булышлык итү буенча комиссия эшенә багышланган матбугат очрашуы була.
Казан шәһәре хакимияте аппаратының традицион "дүшәмбе киңәшмәсе" бүген 5 декабрьдә Пермь шәһәрендәге "Хромая лошадь" төнге клубында булган янгын нәтиҗәләреннән башланды. Мэр Илсур Метшин шул хакта шәрехләп, ул янгын кимендә 112 яшь кешенең гомерен өзгән һәм, шуның нәтиҗәсендә, 130дан артыгының тәне пешкән, имгәнгән, дип искәртте. Мәсьәләгә җинаятьчел караш әлеге объектның эчке ягы яна торган материаллардан тышланган булуы, питарда ише янгын куркынычы тудыра торган әйберләрне кулланырга ярамаган урында куллануы, кешеләрне эвакуацияләү өчен запас чыгу урыннары булмавы һәм төнге клубның фәкать табыш алуга гына корылуы кебек факторларда раслана.
Татарстан мәчетләрендә "корбан ашлары"н үткәрү дәвам итә. Кукмара районының Уразай авылында шушы көннәрдә корбан итеннән җирле эшкуар Наил Харрасов хәйрия ашы уздырды. Вәгазь уку өчен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чакырылган иде.

5
декабрь, 2009 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Америка Кушма Штатларының Дәүләт секретаре Хиллари Клинтоннан хат алды.

4
декабрь, 2009 ел
җомга
4 декабрь көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Геннадий Меликьян белән очрашты.

Очрашу барышында Татарстанда банк системасын алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
Алман менеджерларының Татарстандагы 3 атналык стажировкасы тәмамланды. Бүген Казан дәүләт университетында аларга тантаналы шартларда сертификатлар тапшырылды. Бу сәфәр алман эшмәкәрләре өчен белем туплау ягыннан да, файдалы хезмәттәшлек юнәлешләренә, килешүләргә нигез салыну ягыннан да файдалы булган. Моны алар үзләре дә, семинарны оештыручылар да кат-кат билгеләп үтте.
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, кичә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин инвалидларга мөрәҗәгать белән чыкты.
Изге җирләргә "Идел-хаҗ" хаҗ мәркәзе аша киткән хаҗиларның 134 кешедән торган беренче төркеме Казанга 5 декабрьдә 1:30 (иртәнге сәгать икенче яртыда) кайтачак. Бу хаҗилар хаҗга "Мәрҗәни", "Кол Шәриф" һәм "Кол Шәриф плюс" турлары буенча барган иде. Бу хакта хаҗ мәркәзе матбугат үзәге хәбәр итә.

3
декабрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
3 декабрьдә дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында депутатлар "Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул ителде. Бу закон проекты гамәлдәге законны камилләштерү максатында эшләнгән.
3 декабрьдә дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында катнашучы депутатлар беренче укылышта "Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы законы проектын беренче укылышта кабул итте. Парламентарийларны әлеге документ белән ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International