ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2009 ел
сишәмбе
9 декабрьдә, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Россия һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллина юбилее уңаеннан "Тормыш, Язмыш, Мәхәббәт..." дип исемләнгән кичә узачак.
ТР Мөслимәләр берлеге ТР Мөселманнары диния нәзарәте, Россия Ислам университеты һәм Ислам фәнен, мәдәниятын һәм мәгарифен үстерү фонды белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр арасында "Хәерле бала - 2009" бәйгесен уздыра.

Бәйгенең оештыру комитеты хәбәр иткәнчә, "Хәерле бала - 2009"ны 20 декабрьдә Россия Ислам университетында үткәрү көтелә.

8 декабрдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Саба һәм Арча районнарына эш сәфәре кыла.
8 декабрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга Татар яшьләре лидеры мәктәбе эшендә катнашу өчен килгән милләттәшләребез белән очрашты. Очрашуда шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты, татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Йосып Якупов катнашты.

7
декабрь, 2009 ел
дүшәмбе
7 декабрьдә Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых ике төбәк арасында икътисади-сәүдә, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү имзалады. Яклар шулай ук 5 елга исәпләнгән әлеге хезмәттәшлек килешүен гамәлгә ашыру турындагы беркетмәгә дә кул куйды.
Автомобиль йөртүчеләр бу көннәрдә башкала үзәгендә хәрәкәт схемасы үзгәрүгә игътибар иткәндер. Үзгәрешләр кабат Карл Маркс урамына кагыла. Аның нечкәлекләре хакында бүген журналистларга Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Марс Ризванов сөйләде.
7 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты "Фән һәм техника өлкәсендә 2009 ел өчен Татарстан Республикасы Дәүләт премияләрен тапшыру турында"гы Указга кул куйды. ТР Президенты каршындагы Татарстан Дәүләт премияләре комиссиясе тәкъдимнәре нигезендә, 2009 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының 9 Дәүләт премиясе тапшырылган.
7 декабрьдә Казан шәһәре Башкарма комитетында шәһәрнең Артем Айдинов исемендәге еллык махсус премиясен тапшыру тантанасы үткәрелде.
8 декабрьдә ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм Казан мэры Илсур Метшин башкаланың 7 нче гимназиясе базасында узачак "ачык дәрес"тә катнашачак. Әлеге дәрес "Лидерлык нигезләре" белем бирү программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
"Татарстан Республикасында наноиндустрияне үстерү" комплекслы проектын гамәлгә ашыру кысаларында иртәгә Казанда "Сәнәгатьтә нанотехнологияләр" дигән X халыкара конференция эшли башлый. Аңа туры китереп "Казан ярминкәсе"ндә быел тәүге тапкыр "Нанотехнологияләр. Казан 2009" дигән махсуслаштырылган күргәзмә дә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International