ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2009 ел
җомга
30 июль көнне ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Бөгелмә районында булды. Ул “Продкорпорация”, “Нур”, “Подгорный” ҖЧҖ хуҗалыкларында урып–җыю эшләренең барышы белән танышты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

30
июль, 2009 ел
пәнҗешәмбе

30 июль көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев берничә законга кул куйды.

29 июль көнне Лениногорскида ТР вице–премьеры – мәдәният министры Зилә Вәлиева рәислегендә ТР наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең күчмә утырышы узды.

29
июль, 2009 ел
чәршәмбе
29 июль көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев берничә законга кул куйды.
29 июль көнне “Казметрострой” муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре “Завод” станциясен төзүгә кереште.

28
июль, 2009 ел
сишәмбе

28 июль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев урып–җыю эшләренең барышы белән танышу максатыннан республиканың Сарман һәм Азнакай районнарында булды. Эш сәфәрендә аны ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.


27
июль, 2009 ел
дүшәмбе
27 июль көнне ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында катнашучылар 2010–2014 елларда һәм 2020 елга кадәрге перспективага Татарстан Республикасында китапханә эшен үстерү программасы хакында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында”, “Мәдәният турында”, “Татарстан Республикасының Спас районындагы Ирек авылын бетерү турында” һәм “Спас муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләү турында”гы Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы законнарны имзалады.


24
июль, 2009 ел
җомга
24 июль көнне РФ төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды.
24 июль көнне РФ Тышкы эшләр министрлыгы генераль директоры Доку Завгаев Россия Федерациясенең Ислам конференциясе оешмасындагы рәсми вәкиле Камил Исхаков белән бергә Казан дәүләт университетында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International