ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2009 ел
сишәмбе
Татарстанда III Бөтенроссия мөселман яшьләре фестивале узачак. Фестиваль 10 августта Кол Шәриф мәчетендә ачыла. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсеннән хәбәр иттеләр.

3
август, 2009 ел
дүшәмбе
"Татнефть" ААҖ 2009 елның беренче яртыеллыгында 33,986 миллиард сум күләмендә чиста табыш алган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 15 процентка артыграк һәм тулаем узган елгы кадәр диярлек.
Тиздән Казан шәһәре I Бөтенроссия спорт форумын үзендә үткәрәчәк һәм ул илебездә спорт хәрәкәте үсешенә юнәлдерелгән бик зур вакыйга булачак, дип белдерде бүген мэр Илсур Метшин шәһәр хакимиятенең "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә.
Татарстан 1 миллион 28 мең 400 тонна ашлык суктырылды. Игеннәр 416,1 мең гектар мәйданда җыеп алынды, бу бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнарның 25 проценты дигән сүз. Республикада уртача уңыш гектарыннан 24,7 центнер (узган ел - 34,8 центнер) тәшкил итә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
3 августта Казан шәһәре җитәкчелегенең аппарат киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин шәһәрнең тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе быел 6 айда, икътисади кризис булуга карамастан, шәһәр бюджетына 85 млн. сум акча кертүен белдереп, Россиянең башка шәһәрләреннән Казанга ял көннәрендә килеп йөрүләрен, хәтта тулы поезд вагоннары, автобуслар белән җыелып килүләрен, аквапарк, зур сәүдә үзәкләре, музыкаль фестивальләр һәм музейларга йөрүләрен исәпкә алып, Казанны республикадан читтәге зур шәһәрләрдә рекламалау кулай булачагы хакында тәкъдим кертте.
3 августта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Автомобиль юллары һәм Татарстан Республикасы территориясендә юл эшчәнлеге турында"гы Законга кул куйды.
1 августта Татарстанда "Шикәр авыруын диагностикалау буенча мобиль үзәк" проекты старт алды. Бүгенге көндә проектның әһәмияте бик зур. Соңгы елларда бөтен дөнья күләмендә, шул исәптән Татарстанда да, шикәр авыруыннан җәфа чиккән кешеләр саны арта.

31
июль, 2009 ел
җомга
31 июль көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында” һәм “2006–2010 елларда Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлеге” Программасын раслау турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”гы ТР законнарын имзалады.
Быелның 25-26 сентябрь көннәрендә “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында икенче тапкыр “Кремль укулары” оештырыла. Быел алар әби патша Екатерина II тууына 280 ел тулуга багышлана.
30 сентябрь - 4 октябрь көннәрендә Казанда V Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел программада 36 фильм тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә “Татаркино” оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International