ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2009 ел
чәршәмбе
Чаллы иң озак дәвам иткән эстафета буенча Россия рекорды куйды. Моны бүген Россия рекордлар китабының баш мөхәррире Алексей Свистунов раслады.

Старттан соң бер тәүлек вакыт узгач, 11.00 сәгатьтә "Төзүче" стадионында 4799 кеше Чаллы данын яклады.
5 августта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча зональ киңәшмә үткәрелә.
5 августта ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее паркында Казанда иҗат итүче, пианист, композитор Андрей Руденко җитәкчелек итә торган "RUDEN JAZZ QUARTET" коллективы "August Jazz Fresh" исемле программа тәкъдим итә.
Татарстанның Милли китапханәсендә "Ватаным - Татарстан" исемле китап күргәзмәсе ачылды. Чара 30 августта бәйрәм ителә торган Республика көненә багышлана.
5 августта 283 нче балалар бакчасында (Привольная урамы, 20а) "Мәктәпкәчә тәрбиянең яңа формалары" дигән исем астында республика август конференциясенең Вахитов районы секциясе үз эшен башлап җибәрә.

4
август, 2009 ел
сишәмбе
4 августта Оренбургта РФ Премьер-министры Владимир Путин рәислегендә узган киңәшмәдә урып-җыю эшләренең барышы һәм корылыктан зыян күргән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү чаралары хакында фикер алыштылар.
4 августта РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты базасында РФ субъектлары буенча эчке эшләр органнары эксперт-криминалистика бүлекчәләре эксперт-биологларының Бөтенроссия семинары башланды. Семинарның төп темасы - "Кеше ДНКсына экспертиза үткәрү практикасын камилләштерү".
Чаллыда бер тәүлек дәвам итәчәк эстафетага старт бирелде. Шул рәвешле Чаллы шәһәре башта - Россия, аннары дөнья рекорды куярга ниятли. Спорт марафоны Казанда 2013 елда узачак Универсиадага теләктәшлек күрсәтү йөзеннән үткәрелә.
4 августта Оренбургта РФ Премьер-министры Владимир Путин рәислегендә узган киңәшмәдә урып-җыю эшләренең барышы һәм корылыктан зыян күргән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү чаралары хакында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты
14-16 август көннәрендә Финляндия башкаласы Хельсинки шәһәрендә Халыкара җанлы татар музыкасы фестивале узачак дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International