ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2009 ел
җомга
Татарстанда 1 миллион 469,1 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 25,6 центнер тәшкил итә, бу узган елгы әлеге датага караганда 9,4 центнерга кимрәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
17-18 ноябрьдә Казанда "Ислам-христиан контекстында музыка мәдәнияте" темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узар дип көтелә. Чараны РФ Мәдәният министрлыгы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе оештыра.
Казанда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышы узды. Тармакта беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган чарада ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

6
август, 2009 ел
пәнҗешәмбе
6 августта Казан Ратушасында XXV җәйге Белград Универсиадасында эшләгән Татарстан волонтерларын хөрмәтләделәр. ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашында узган әлеге чарага шулай ук волонтерлар укыган югары уку йортлары ректорлары да чакырылган иде.
"Кәҗә бистәсе"ннән "Кремль" станциясенә таба 2008 елның 12 маенда уң як тоннельне казу эшенә керешкән "Алтынчәч" тоннель казу комплексы бүген 2242 метрның соңгы метрын үтеп, "Кремль" станциясендәге демонтаж камерасына килеп чыкты.
6 августта "Алтынчәч" тоннель казу комплексы Казан метросының "Кәҗә бистәсе"ннән "Кремль" станциясенә кадәр уң як тоннельның соңгы метрын үтәчәк. Шул рәвешле, 2008 елның җәй башында башланган төп эшләрнең берсе төгәлләнә, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге.

5
август, 2009 ел
чәршәмбе
Гамәлдәге нефть эшкәртү, нефть химиясе производстволарын модернизацияләү, төзелә торганнарын җиһазландыру өчен металл конструкцияләр, прибор продукцияләре белән тәэмин итү бүген иң перспектив өлкә санала.
5 августта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "2013 елда Казанда узачак XXVII җәйге Универсиаданың башкарма дирекциясе" н гамәлгә куючыларның гомуми җыелышында һәм аның Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты. РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко рәислегендә узган утырышта "2013 елгы Казан Универсиадасы башкарма дирекциясе" автономияле коммерцияле булмаган оешмасын төзү турында карар кабул ителде.
Агымдагы елның беренче яртысында Татарстанда автобуслар катнашында 149 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 206 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, 14 кешенең гомере өзелгән. Узган елның 6 ае белән чагыштырганда, быел автобуслар катнашындагы һәлакәтләр саны 7,5 процентка, аларда имгәнүчеләр саны якынча 6 процентка кими төшүгә карамастан, һәлак булучылар санының ике тапкырга артуы мәгълүм.
5 августта Пермьдә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Совет утырышы һәм Россия Иминлек советының күчмә киңәшмәсе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International