ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Август аенда “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе өр-яңа татарча фильм төшерә башлый.
Бу көннәрдә Казан яшь парламентарийларның эшлекле үзәгенә әйләнде. Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы яңа составының беренче җыены ачылды. Традиция буенча ул Яшь парламентарийлар мәктәбе дип атала.
Күчмә утырыш Казан Ратушасында планлаштырылган, анда исә төп 3 мәсьәлә чыгарылган

8
июль, 2009 ел
чәршәмбе
Татарстан Хөкүмәте белән Microsoft компаниясенең хезмәттәшлек перспективалары бүген Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнехановның компаниянең Россиядәге җитәкчесе Николай Прянишников белән очрашуында каралды.

Минтимер Шәймиев депутатларның игътибарын үзенең “2010-2012 елларга республиканың бюджет һәм финанс сәясәте турында”гы докладының алдагы 3 елга бюджет юлламасы характерында булуына юнәлтте.

9 июль көнне ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музее паркында “Сандецкий утарында — джаз” дигән III Халыкара импровизация музыка фестивале старт ала.

7
июль, 2009 ел
сишәмбе
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы Россия Авыр атлетика федерациясе инициативасы нигезендә, 2011 елның 7–17 апрель көннәрендә Казанда авыр атлетика буенча Ауропа чемпионатын үткәрүгә заявка бирде.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев язучы Василий Аксеновның хатыны һәм улының кайгысын уртаклашып, телеграмма җибәрде.

8 июль көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Дж.Пуччининың “Мадам Баттерфляй” операсы концерты тәкъдим ителә.
Быел, июньнән башлап, Татарстанда 66 студентлар хезмәт отряды исәпләнә, алар рәтенә барлыгы 1874 кеше керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International