ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2009 ел
дүшәмбе

6 июль көнне Алабуга районында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында республика нефть компанияләре җитәкчеләренең традицион еллык очрашуы узды.

2009 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Президенты М.Шәймиев “Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы бюджет законы актының аерым нигезләмәләре үз көчен югалткан дип тану турында”гы Законны имзалады.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Әлмәт районында эш сәфәрендә булды. Республика Илбашы Ашальчинский нефть табу урынында авыр нефтьне чыгару буенча Россия өчен уникаль булган авыш мачталы бораулау җайланмасын карады.
Торакка мохтаҗ Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына биреләчәк фатирларның торак нормативы 22 кв.метрдан 36 кв.метрга кадәр арттырылу турындагы мәсьәлә 5 июньдә РФ Дәүләт Думасында каралып, 17сендә Федерация Советы хуплаганнан соң, шушы көннәрдә РФ Президенты Дмитрий Медведев имзалаган «Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында»гы Указ нигезендә, Казанда торакка мохтаҗ Бөек Ватан сугышы ветераннары быел ук фатирлы булырга тиеш, дип белдерде шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин.
Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Федераль салым хезмәтенең ТР буенча Идарәсенең хезмәт коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
4 июль көнне Ульяновскида узган федераль Сабантуйда берничә дистә мең кеше катнашты. Бәйрәм Җиңү паркы территориясендә үтте.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган яки хәбәрсез югалган татарстанлылар турында мәгълүматларны www.kremnik.ru сайтында урнаштырылган «ТР Хәтер Китабы»ның картотекасыннан табарга мөмкин.

3 июль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев “Мәгариф турында” һәм “Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри бушлай нөсхәсе турында”гы Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы Татарстан Республикасы законнарын имзалады.


3
июль, 2009 ел
җомга
3 июль көнне Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рифкать Миңнеханов хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән котлады.
Казанда Әзербайҗан мәдәнияте көннәре кысаларында кичә Әзербайҗан Республикасының мәдәният һәм туристлык министры Әбүлфәс Мурсал оглы Караев Татарстан Халыклар дуслыгы йортында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International