ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2009 ел
дүшәмбе
13 июль көнне Казанга балыкчылык буенча Федераль агентлык җитәкчесе Андрей Крайний килә.
“Универсиадада шундый зур уңышка ирешербез дип уйламаган идек – аеруча ярышларның яртысы тәмамланганнан соң”, – дип белдерде Белградтагы Универсиадада Россия делегациясе җитәкчесе, Россия студентлар спорт берлеге президенты, Халыкара студентлар спорты федерациясе башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин, Белградта узган Универсиада нәтиҗәләрен шәрехләп.
11 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында киң колач белән узган Питрау керәшен мәдәнияте бәйрәменә Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 50 меңнән артык кунак җыелды. Бәйрәмгә килүчеләрне республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклары ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

11
июль, 2009 ел
шимбә
11 июль көнне Татарстан вәкиле Белградта узучы Универсиадада беренче алтын медальгә лаек булды. Казан теннисчысы Ксения Лыкина Бөтендөнья студентлар уеннарының теннис турнирында хатын–кызлар разрядында җиңү яулады.
10 июль көнне Римда узган “Алтын лига” җиңел атлетика этабында Татарстан спортчылары уңышлы чыгыш ясады. Каршылыклар аша 3000 метрга йөгерүдә республикабыз спортчылары мактау пьедесталының беренче һәм икенче баскычларында урнашты.

10
июль, 2009 ел
җомга

10 июль көнне Казанда РФ Хөкүмәтенең беренче вице–премьеры Игорь Шувалов катнашында “Казаноргсинтез” ААҖ проблемалары буенча киңәшмә узды.

10 июль көнне Казанда РФ Премьер–министрының беренче урынбасары, 2013 елгы Универсиаданың оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов һәм Россия Хөкүмәте әгъзалары Бөтендөнья студентлар уеннарына төзелүче 8 объектны карады.

Казан спортчысы Ксения Лыкина Белградта студентларның Бөтендөнья җәйге уеннарында теннис турнирының ярымфинал матчында җиңүгә иреште.

10 июль көнне Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, 2013 елгы Универсиаданы оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов һәм Россия Хөкүмәте әгъзалары Казандагы спорт объектларының төзелеш темпларын бәяләде.


9
июль, 2009 ел
пәнҗешәмбе
9 июль көнне Россиянең вице-премьеры Сергей Иванов визитына әзерләү кысаларында Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе делегациясе Казанга килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International