ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2009 ел
шимбә
3 гыйнварга каршы төндә Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме Казанга кайтачак. Самолет Казан аэропортына 1.35 сәгатьтә төшәчәк.

29
декабрь, 2008 ел
дүшәмбе

29 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан метрополитенының алтынчы станциясен - "Җиңү проспекты"н ачты. Тантанада шулай ук республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.


26
декабрь, 2008 ел
җомга

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың 2009 елда күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасын 48 процентка финанслауны тәэмин итәргә әзер булуын раслады.


25
декабрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Халыкара олимпия комитеты президенты Жак Роггедан хат килде. Анда утырышы Лозанна шәһәрендә узган Халыкара олимпия комитетының Олимпия ордены Советының Минтимер Шәймиевны Олимпия хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен орден белән бүләкләү турында карар кабул итүе хакында хәбәр ителә.


22
декабрь, 2008 ел
дүшәмбе
20 декабрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының законнарын имзалады.

19
декабрь, 2008 ел
җомга

19 декабрь көнне Чаллыда Россия Хөкүмәте җитәкчесе Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә кризис шартларында Россиядә автомобиль төзелеше тармагына ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, шулай ук илнең эре автомобиль предприятиеләре җитәкчеләре дә катнашты.


17
декабрь, 2008 ел
чәршәмбе

17 декабрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Ростехнология" генераль директоры Сергей Чемезов белән очрашты.


16
декабрь, 2008 ел
сишәмбе
16 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, РФ Президенты Указы нигезендә, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллинга "эчке хезмәт генерал-майоры" һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишинга "эчке хезмәт генерал-лейтенанты" званиеләре погоннарын тапшырды.

15
декабрь, 2008 ел
дүшәмбе

15 декабрьдә өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык өченче утырышы үз эшен дәвам итә. Утырышта ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.


11
декабрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
11 декабрьдә Пенза шәһәрендә Пенза өлкәсе Хөкүмәте йортында Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның һәм Россия Федерациясе Куркынычсызлык советы аппаратының берләштерелгән утырышы уза. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International