ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2008 ел
җомга
Бүген Казанның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында совет халкының немец илбасарларын Җиңүнең 63 еллыгына багышланган тантаналарның бер өлеше булды. Башта Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тирән хөрмәтен белдергән Татарстан халкы исеменнән куелган һәйкәл төбенә республикабызның сәяси, хәрби-патриотик яшьләр оешмалары һәм хәрәкәтләре вәкилләре венок салды. Мәңгелек ут янына илткән юлдан үткәнче, Президент Минтимер Шәймиев алдан сугыш ветераннары янына килеп, аларны Бөек Җиңү көне белән котлады, сәламәтлек һәм озын гомер теләде, хәлләрен белеште.

8
май, 2008 ел
пәнҗешәмбе

Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышында катнашкан сугыш ветераннары өчен 91 фатирлы махсуслаштырылган торак йортны ачу тантанасында катнашты.


7
май, 2008 ел
чәршәмбе

7 майда Дмитрий Медведев рәсми рәвештә дәүләт башлыгы вазифасына кереште. Инаугурация тантанасы Мәскәү Кремлендә узды. Анда катнашкан күп санлы кунаклар арасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә бар иде.


6
май, 2008 ел
сишәмбе

6 майда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Бөек Ватан Сугышында яуланган Җиңүнең 63 нче еллыгы уңаеннан, Казан Кремленең Герблар залында тантаналы төстә сугыш ветераннарын кабул итте.

5 майда Галисәгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә, Актаныш районы үзешчәннәре хисап концертын тәкъдим итте. Якташларның җылы мохиттә бергәләп очрашуын максат итеп куйган бу бәйрәмне тамаша кылырга, тормыш иптәше Сәкинә ханым белән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, күренекле иҗат әһелләре һәм башкалар килгән иде.


5
май, 2008 ел
дүшәмбе

5 майда «Казан» милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданда Бөек Ватан сугышы инвалидларына «ВАЗ-21074» маркалы җиңел машиналар тапшыру тантанасы булды. ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашында үткәрелгән тантанада машина алу өчен Казанда һәм башкала территориясенә кергән районнарда гомер итүче сугыш инвалидларының 30ы килгән иде.


4
май, 2008 ел
якшәмбе

3 майда ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Балык Бистәсе районында эш сәфәрендә булды. Татарстан башлыгы төп игътибарны райондагы юлларның һәм авыл хуҗалыгының торышына юнәлтте.


30
апрель, 2008 ел
чәршәмбе

29 апрельдә “Динамо-Таттрансгаз” клубының ир-атлар волейбол командасы уенчылары Россия чемпионатында өченче урын өчен узган дүртенче матчта Новосибирскиның “Локомотив”ын җиңде һәм бронза медальләр алды һәм аларны бу сезонда яулаган Чемпионнар лигасы һәм Россия Кубогы җиңүләренә өстәде.


29
апрель, 2008 ел
сишәмбе

29 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә, Татарстан Республикасында наркоманиягә каршы комиссиянең беренче утырышы узды.

28 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Йолдызлык-Созвездие” VIII республика эстрада сәнгате фестиваленең Гала-концерты булды. Фестивальдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International