ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2008 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар кабинетында видеоконференция режимында торак-коммуналь хуҗалык реформасына ярдәм Фонды турындагы федераль законны гамәлгә ашыруга багышланган Хөкүмәт утырышы узды. Аның эшендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.


18
апрель, 2008 ел
җомга
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Федерациясе Пенсия фонды идарә рәисенең беренче урынбасары Александр Куртиннан хат килде.

16
апрель, 2008 ел
чәршәмбе
15 апрельдә Мәскәүдә "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды" Дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында күп фатирлы йортларда капиталь ремонтлау үткәрү буенча адреслы төбәк программаларын финанслауда катнашу турындагы килешүгә кул куелды.

15
апрель, 2008 ел
сишәмбе
15 апрель көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Владимир Путинның "Бердәм Россия"не җитәкләргә ризалыгын шәрехләде.

7
апрель, 2008 ел
дүшәмбе
6 апрельдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев хатыны белән чираттагы ялга китте.

4
апрель, 2008 ел
җомга

Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев РФ мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Леонид Рейман белән очрашты.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Физик культура, спорт һәм туристлык Федераль агентлыгы җитәкчесе Вячеслав Фетисовтан Казанның "Динамо-Таттрансгаз" командасының Ауропа волейбол конфедерациясе Чемпионнар лигасында җиңүе уңаеннан һәм киләчәктә дә уңышлар теләп телеграмма килде.

31
март, 2008 ел
дүшәмбе
28 мартта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Шеврон Нефтегаз Инк." компаниясе президенты, "Шеврон" корпорациясенең Россия бүлекчәсе җитәкчесе Иен Макдональд белән очрашты.
28 мартта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Нидерланд Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ян-Паул Дирксе белән очрашты.
28 мартта Казан Кремлендә РФ Президенты Указы нигезендә, республика башлыгы Минтимер Шәймиев Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәтенең ТР Идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Барсуковка "полиция генерал-майоры" махсус исеме бирү турындагы документны тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International