ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2008 ел
пәнҗешәмбе
27 март көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Химимпорт" холдингы башкарма директоры Иво Каменов һәм Болгария Республикасы Президенты киңәшчесе Бойко Радоев җитәкчелегендәге Болгария эшкуарлары делегациясе белән очрашты.
27 мартта Казанда, ТР Фәннәр академиясе бинасында 25 март көнне вафат булган ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татар АССРның элеккеге мәгариф министры Мирза Мәхмүтов белән хушлашу булды.

26
март, 2008 ел
чәршәмбе
26 мартта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Мәскәүдә ягулык-энергетик комплексы һәм минерал-чимал базаны яңадан җитештерү мәсьәләләренә багышланган хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.
25 март көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, Россия Федераль Куркынычсызлык Хезмәтенең Чик буе хезмәте җитәкчесе урынбасары Владимир Стрельцов белән очрашты.

25
март, 2008 ел
сишәмбе

25 мартта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, Россия һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академияләренең хакыйкый әгъзасы, Мериленд университеты профессоры Роальд Сәгъдиев белән очрашты.


24
март, 2008 ел
дүшәмбе
24 мартта Мәскәүдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Россия Бердәм энергетика системасы" РАҖ җитәкчесе Анатолий Чубайс белән очрашты. Очрашуда "Татэнерго" ААҖ белән Бердәм энергетика системасы РАҖнең 2008 елда Россия энергетика системасының структур үзгәрешләрен тәмамлау шартларында хезмәттәшлеге проблемасы тикшерелде.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте турында", "Татарстан Республикасы Конституция суды турында" һәм "Җир асты байлыклары турында"гы Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы Татарстан Республикасы законнарын имзалады.

21
март, 2008 ел
җомга
21 мартта ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Федераль туристлык агентлыгы җитәкчесе Владимир Стржалковский белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте турында", "Татарстан Республикасы Конституция суды турында" һәм "Җир асты байлыклары турында"гы Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы Татарстан Республикасы законнарын имзалады.

20
март, 2008 ел
пәнҗешәмбе
20 мартта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына опека һәм попечительлек өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында"гы ТР Законына кул куйды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International