ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2008 ел
сишәмбе
17 мартта Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе сәнәгать һәм энергетика министры урынбасары Денис Мантуров, Федераль сәнәгать агентлыгы башлыгы Андрей Дутов һәм "Оборонпром" берләшкән сәнәгать корпорациясе" ААҖ генераль директоры Андрей Реус белән очрашты.

11
март, 2008 ел
сишәмбе
9 мартта ТР Президенты Минтимер Шәймиев Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәре кысаларында Эр-Рияд провинциясе губернаторы, принц Салман ибн Абдул-Азиз Әл Сауд белән очрашты.

6
март, 2008 ел
пәнҗешәмбе
6 март көнне Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, "Ел хатын-кызы. Хатын-кызлар күзлегеннән - ел ир-аты" дигән республика бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
6 мартта күренекле фән һәм җәмәгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан аны Кремльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте.

5
март, 2008 ел
чәршәмбе
5 мартта башкалада, Казан метрополитенының Вахитов һәм Мәскәү районнарын тоташтыручы "Кәҗә бистәсе" һәм "Кремль" станцияләре аралыгының сул як тоннелен казу эшләрен төгәлләү тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре меры Илсур Метшин катнашты.

4
март, 2008 ел
сишәмбе
4 март көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, республика үсешенә зур өлеш керткән абруйлы шәхес Фикрәт Тәбиевны 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итте һәм аңа бүләккә "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" орденын тапшырды.

3
март, 2008 ел
дүшәмбе
3 март көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Россия" телеканалында РФ Президентын сайлау нәтиҗәләренә багышланган "Пятая студия" программасында катнашты. Программаны алып баручы Сергей Брилев Татарстан башлыгыннан турыдан-туры эфирда кичә булган сайлауларның йомгакларын шәрехләвен сорады.
Дәүләт башлыгын сайлаулар көнендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев хатыны Сәкинә ханым белән, традиция буенча, Казанның 6нчы Кадетлар мәктәбендә урнашкан 59нчы сайлау участогында тавыш бирде.

29
февраль, 2008 ел
җомга
ТР Президент Минтимер Шәймиев Саба районында эш сәфәрендә. Визит планында бары бер объект каралган - ул "Саба" йөзү бассейны" физкультура-сәламәтләндерү комплексының ачылыш тантанасында катнашу. Президентның бассейнның барлык заллары белән танышуы көтелә, аннары Илбашына спортчылар күрсәткән чыгышлар тәкъдим ителә.

28
февраль, 2008 ел
пәнҗешәмбе
28 февраль көнне Татарстан Республикасының өченче чакырылыш Дәүләт Советының чираттагы - утыз алтынчы утырышы уза. Аның эшендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International