ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2007 ел
җомга
Казанда Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә торак-коммуналь хуҗалык комплексын реформалаштыру һәм халыкның аз керемле төркеме мәнфәгатьләрен исәпкә алып һәркем алырлык торак төзү буенча РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары эше проблемалары буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышы узды.
Казан Кремлендә РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы алдыннан ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Россия Президенты Владимир Путин белән кыска әңгәмәсе узды.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Казанда уза торган РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы кысаларында Татарстанның төзелеш потенциалын тәкъдим иттеләр. Ил башлыгы “Казан” халыкара ат-спорт комплексында урнаштырылган экспозицияне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ төбәкләр үсеше министры Владимир Яковлев, Казан мэры Илсур Метшин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин белән берлектә карап йөрде.
Татарстан башкаласында узачак РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы алдыннан Россия Президенты Владимир Путин “Казанның бердәм исәп-хисап үзәге” МУПының "Азино-1" территориаль бүлгендә булды.
Татарстан башкаласына РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашу өчен Россия Президенты Владимир Путин килде. Утырышта Россия субъектлары дәүләт хакимияте органнарының торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау һәм халыкның аз керемле төркемнәре мәнфәгатьләрен исәпкә алып, торак төзү эшчәнлеге проблемалары каралачак.

18
гыйнвар, 2007 ел
пәнҗешәмбе
18 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында, Россиянең Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән Татарстан Хөкүмәте арасында килешүгә кул куелды.

17
гыйнвар, 2007 ел
чәршәмбе
17 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты.

16
гыйнвар, 2007 ел
сишәмбе

16 гыйнвар көнне Казан Кремлендә Минтимер Шәймиев республика зыялылары белән очрашты. Өч сәгатькә сузылган җанлы аралашуда ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министр урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан язучылары, композиторлары, рәссамнары, театр әһелләре берлекләре юлбашчылары һәм әгъзалары, мәдәният һәм сәнгать уку йортлары, республика мәдәният һәм сәнгать оешмалары җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, эшчәнлекләре мәдәният, әдәбият һәм сәнгать белән бәйле булган башка вәкилләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.


15
гыйнвар, 2007 ел
дүшәмбе
2007 елның 13 гыйнварында, шимбә көнне Согуд Гарәбстаны Корольлегенең башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә Корольлекнең Галиҗәнаб принцы Солтан Бән Габдел Газиз, варис принц – СГК Министрлар советы рәисе урынбасары рәислегендә Король Фейсал исемендәге хәйрия фондының Бүләкләү комиссиясе утырышы булды, аның нәтиҗәләре буенча 2007 ел (һиҗри буенча 1427 ел) өчен Король Фейсал исемендәге халыкара премияне Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевкә бирү турында карар игълан ителде.

12
гыйнвар, 2007 ел
җомга
12 гыйнвар көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International