ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2007 ел
пәнҗешәмбе
11 гыйнварда яңа 2007 елда төзекләндерүдән соң тәүге тапкыр үзенең ишекләрен ачкан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының мәртәбәле кунаклары - Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм аның тормыш иптәше Сәкинә ханым булды.

5
гыйнвар, 2007 ел
җомга
5 гыйнварда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Раштуа бәйрәме уңаеннан үзенең рәсми резиденциясендә Рус православие чиркәвенең Казан епархиясе вәкилләрен кабул итте.

28
декабрь, 2006 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанның уку алдынгылары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтләре активистлары, спорт бәйгеләре җиңүчеләре, балалар йортларында тәрбияләнүче ятимнәр 28 декабрьдә Кырлай урманына сәяхәт кылды. Алар һәммәсе дә Казанның "Татнефть-Арена" боз сараенда узган Республика Яңа ел чыршы бәйрәмендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев кунаклары булды.

27
декабрь, 2006 ел
чәршәмбе
27 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Советының торак-коммуналь хуҗалык комплексын реформалаштыру һәм халыкның аз табышлы төркеме мәнфәгатьләрен исәпкә алып торак төзү буенча Россия субъектлары дәүләт хакимияте органнары эше буенча эш төркеменең өченче утырышын уздырды.

26
декабрь, 2006 ел
сишәмбе
26 декабрьдә РФ Президенты Владимир Путин Кремльдә бу елдагы соңгы Россия Дәүләт Советы утырышын үткәрә. Ул РФдә халык мәдәниятенә дәүләти ярдәм мәсьәләләренә багышланачак. Утырышта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнаша.

25
декабрь, 2006 ел
дүшәмбе
25 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев республика энергия системасының 75 еллыгына багышланган тантанада энергетикларны бәйрәмнәре белән котлады.

23
декабрь, 2006 ел
шимбә
23 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев ТР Рәссамнар берлеге әгъзаларын 70 еллык бәйрәмнәре белән тәбрикләп, юбилейга багышланган күргәзмә белән танышты.

22
декабрь, 2006 ел
җомга
22 декабрьдә республика закон чыгару органының агымдагы елда соңгы җыены – 28нче утырышы үтте. Аның эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, республика Конституция, Арбитраж суды, Прокуратура вәкилләре, Россия Федерация Советындагы Татарстан әгъзалары катнашты.


21
декабрь, 2006 ел
пәнҗешәмбе
21 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, фән һәм техника өлкәсендә 2006 ел ТР Дәүләт премияләрен тапшырды. Президент лауреатларны "җиңүчеләр" дип атап, аларны шәхсән үз исеменән, ТР Хөкүмәте һәм ТР Дәүләт Советы исеменнән тәбрикләде. “Алга таба да уңышлар юлдаш булсын, казанышларыгыз, керткән өлешегез өчен бик зур рәхмәт", - дип котлады Президент.


20
декабрь, 2006 ел
чәршәмбе
20 декабрь көнне Казанның "Корстон" үзәгендә Татарстан Республикасы Эшкуарлар җыены эшли башлады. Әлеге җыен эшендә эшкуарлар белән бергә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының административ совет рәисе - "Диалог-инвестментс" ААҖ директорлар советы рәисе Александр Таркаев та катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International