ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2006 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТР Урман хуҗалыгы министрлыгын оештыру мәсьәләсен ТР Дәүләт Советына килештерү өчен тәкъдим итте.

19
декабрь, 2006 ел
сишәмбе
19 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Рубин" футбол клубы җитәкчелеге белән очрашты. Футболчыларны сезон ахыры белән котлап, "Рубин" клубының узып барган елдагы эшчәнлегенә, уеннарына нәтиҗә ясады, шулай ук киләсе елга финанслау, команда уенчыларын туплау мәсьәләсен карады.

18
декабрь, 2006 ел
дүшәмбе
18 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә республика яһүдләр җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.

15
декабрь, 2006 ел
җомга

15 декабрьдә торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру һәм халыкның аз керемле төркемнәре мәнфәгатьләрен исәпкә алып һәркем алырлык торак төзү һәм Россия субъектларының дәүләт хакимияте органнары эшендәге проблемалар нигезендә РФ Дәүләт Советының президиум утырышын әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары программа доклады проекты хакында фикер алышты. Эшче төркемнең утырышы Мәскәүдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә узды.

15 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә Россиянең Дәүләт академия Кече театры сәхнәсендә узган тантаналы кичәдә катнашты.


13
декабрь, 2006 ел
чәршәмбе
13 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев ТР Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәгендә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасының Хөкүмәт комиссиясе һәм ТР ЭЭМ Коллегиясенең уртак утырышында чыгыш ясады.

12
декабрь, 2006 ел
сишәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Башкортстанда узган РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында чыгышында авиация сәнәгате үсешенә илкүләм проект статусын бирергә тәкъдим итте.
12 декабрь көнне Уфада РФ Президентының Идел буе федераль округы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның чираттагы утырышы уза. Совет әгъзалары яшьләр сәясәте, авиация сәнәгатен үстерү һәм округ төбәкләрендә өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыша. Совет утырышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

9
декабрь, 2006 ел
шимбә
9 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Рәшит Ваһапов исемендәге Икенче Халыкара татар җыры фестивале булды. Халкыбызның рухи тормышында тарихи вакыйгага әверелгән әлеге җыр-моң бәйрәмендә, гомер юлдашы Сәкинә ханым белән бергә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә тамаша кылды.

Кичә Болгария Премьер-министры урынбасары — тышкы эшләр министры Ивайло Калфин җитәкчелегендә әлеге ил делегациясенең Татарстанда рәсми визиты башланды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International