Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык өченче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Мәрьям-ана Казан иконасы соборы төзелешен карап чыктылар.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий да катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев күренекле дипломат, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы Чыңгыз Айтматовның улы, “Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссык-Күл форумы” президенты Аскар Айтматов һәм форумның вице-президенты, тележурналист Ассоль Молдокматова белән очрашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янындагы скверда мәшһүр биюче Рудольф Нуриевка Россиядә беренче һәйкәл ачылды.
Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Тоёхиса Кодзуки һәм аның хатыны Хироко Кодзуки белән очрашты.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык икенче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм башка чакырылган затлар катнашты.
Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Көн тәртибен раслау алдыннан ТР Дәүләт Советы депутатлары Керчь фаҗигасында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бүген Казанның "Корстон" мәйданчыгында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды, анда республика авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре җыелды - игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, фермерлар, алдынгы районнар җитәкчеләре, тармакның иң яхшы хезмәткәрләре һәм ветераннары.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Казанның Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе,”Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы Рәисе Минтимер Шәймиев Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренү үзәге (ИРСИКА) генераль директоры Халит Эрен белән очрашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасының туристик волонтерлар ассамблеясе” волонтерлары белән очрашты.
Очрашуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.