Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Резеда Әхиярованың «Сөембикә» операсы премьерасы узды. Операны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев карадылар.
Бүген "Пирамида" күңел ачу комплексында "ЛУКОЙЛ" ГАҖнең Татарстан Республикасында IX социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "ЛУКОЙЛ" ГАҖ президенты Ваһит Алекперов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Казан Кремлендә бүген Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.
Бу вакыйгага багышланган Дәүләт Советы утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Утырыштан соң ул журналистлар белән аралашты.
Бүген Казан Кремлендә Казан мәдәниятара диалог форумының йомгаклау утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Мәдәниятара диалог буенча махсус илче Минтимер Шәймиев алып барды.
Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Россия хезмәттәшлеге җитәкчесе Элеонора Митрофанова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Минтимер Шәймиевнең "Ихлас күңелдән" китабын тәкъдир итү булды.
Китап Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның Мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минимер Шәймиев химаясендә узган Казан мәдәниятара диалог форумы уңаеннан басылып чыкты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан мәдәниятара диалог форумы кунаклары белән бергә Болгар тарих-археология комплексында булды.
Бүген Свияжск утрау-шәһәрендә Россиядә беренче «Татар бистәсе» агач археологиясе музее ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның милләтара диалог буенча Махсус Илчесе Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, «әлегә кадәр мин мондый нәрсәне күргәнем юк иде».
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Музейның шәрәфле кунаклары арасында Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКОның экс-генераль директоры Ирина Бокова һәм башкалар бар иде.
Бүген Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Татарстанга эш сәфәре кысаларында Мәрьям Ана Казан иконасы соборын яңадан тергезү барышы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан озата йөрделәр.
Бүген Казан Ратушасында Казан мәдәниятара диалог форумы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко,Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО Генераль директорының беренче урынбасары Син Цюй, ЮНЕСКО экс-генераль директоры Ирина Бокова, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.