Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанның Халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева белән очрашты.
Очрашуның сәбәбе Татар китап нәшриятында “Йәгез, бер дога!” романын Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемәсендә (“Давайте помолимся!”) нәшер итү булды. Романны рус теленә тәрҗемә итү Минтимер Шәймиев ярдәме белән башкарылган. Ул китаптагы кереш өлешнең авторы да.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Изге чишмә “Габдрахман сәхабә коесы” яныннан “Кол Гали” кунакханәсе комплексына кадәр Идел елгасы яр буен төзекләндерү концепциясе турында” мәсьәлә буенча киңәшмә уздырды.
Бүген КФУның төп бинасының актлар залында “Лукойл” ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров студентлар алдында чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “Лукойл” ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров Россиянең зур нефть чыгару һәм нефть эшкәртү компанияләре җитәкчеләре озатуында КФУга килделәр.
Бүген Казанның “Пирамида” комплексында “ЛУКОЙЛ” компаниясенең Татарстанда Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бу тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “ЛУКОЙЛ” ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров катнашты.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы белән “ЛУКОЙЛ” ГАҖ арасында 2017 елга хезмәттәшлек турында килешүгә беркетмә имзаланды.
Тантана Казан Кремлендә узды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “ЛУКОЙЛ” ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров кул куйды.
Имзалар куйганнан соң ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ваһит Алиәкбәров һәм “ЛУКОЙЛ” ГАҖ делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наиль Маганов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Хәзинә" милли сәнгать галереясендәге "Биләр. 1236 ел көзе" күргәзмәсендә булды.
Күргәзмә Идел буе Болгарстаны тарихында хәл иткеч вакыйгаларга багышланган. 1236 елда монгол гаскәрләре Идел буе Болгарстанын һәм аның башкаласы Биләрне басып алган. Археолог, тарих фәннәре докторы Константин Руденконың “Заман” нәшрияты бастырган "Биләр. 1236 ел көзе" китабы бу проектны булдыруга сәбәпче була.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышы кысаларында мөрәҗәгать итте.
Бүген ТИСБИ идарә университеты һәм ЮНЕСКО халыкара кафедраның 25 еллыгы уңаеннан оештырылган ЮНЕСКО “Мәгариф 2030: үсешнең яңа концепциясе” форумы үз эшен башлап җибәрде.
Форум халыкара статус йөртте. Бирегә Җир Шарының 10 нан артык иленнән 26 белгеч килгән. Форумның махсус кунагы - Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның махсус илчесе Минтимер Шәймиев ачылу тантанасында катнашты.
Бүген Татарстанның Спас районында Болгар ислам академиясен ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федераль милләтләр эше агентлыгы җитәкчесе Игорь Баринов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, төрле дини конфессияләр вәкилләре, башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.