Бүген Татарстан Республикасы Көне бәйрәме алдыннан Казанда Зур Кызыл урамы, 65 адресы буенча ике күренекле дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табиев (1928-2015) һәм Гомәр Усмановка (1932-2015) мемориаль такта ачу тантанасы узды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, дәүләт органнары вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре катнашты.
Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булганнан соң, Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыруның барышы белән танышты.
Аларны Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин озата йөрде.
Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды.
Аларны ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе – ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов озата йөрде.
ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Зөя утрау-шәһәрендәге Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү турында сертификат тапшыру тантанасында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасында диалогны ныгыту буенча махсус илчесе исемен бирү турында хәбәр итте.
Казанда, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Успение соборын һәм Зөя утрау-шәһәре монастырен ЮНЕСКО исемлегенә кертү турында сертификат тапшыру тантанасы узды.
Анда ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова, Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегендә булганнан соң, КФУның В.П.Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясе территориясендәге объектларны карады.
Аларны “Роскосмос” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Сергей Савельев, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин озата йөрде.
ЮНЕСКО тарафыннан сакланучы Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә керүне күрсәткән символика бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә урнашкан Успение ирләр монастыре диварында да пәйда булды.
Тантаналы чарада ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Россия мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фонды рәисе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан катнашты.
Бүген Казанга ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова килде.
“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды.
Бүген Казанда Большая Красная урамындагы Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе бинасы каршындагы скверда татар композиторы, пианист, СССРның халык артисты, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны көенең авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл ачу тантанасы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу буенча комиссия президиумы утырышында катнашты.
Утырышны ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.