Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышында катнашты.
Бүген М. Җәлил иемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Ел хәйриячесе-2013” Республика конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Конкурста катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасы Милли банк президенты Евгений Богачев һәм башкалар тәбрикләде.