Бүген Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка тантаналы төстә чәчәкләр салдылар. Бу чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, студентлар һәм укучылар, Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте. Сәхнәдән ветераннарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады, чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары, сугыш ветераннары катнашты.
Бүген Казанда Татарстан Республикасында игълан ителгән Мәдәният елының тантаналы ачылышы узды. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узган тантанада РФ мәдәният министры Владимир Мединский, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.