Минтимер Шәймиевкә аудио-электрон каләмле Коръән бүләк иттеләр

2012 елның 18 мае, җомга
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татар эшмәкәрләренә ярдәм итү Бөтендөнья берләшмәсе вәкилләре – бу оешманың рәисе Төмәннән Нурулла Саттаров һәм Алтай крае татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Әминов белән очрашты.

Очрашуның сәбәбе Татар эшмәкәрләренә ярдәм итү Бөтендөнья берләшмәсенең татар телендә Коръән тәфсиренең аудиомагнит версиясен чыгару булды.

Ул – китап – гарәп телендә басылган Коръән һәм сөйләшә торган электрон ручка, аның очын аять турысына китерүгә, ул текстны танып ала һәм аны татар, гарәп, рус телләрендә яңгырата. Кирәкле тел ручкадагы бер төймәгә басып сайланыла. Бу яңа уйлап табылган техник җайланма изге Коръәнне өйрәнү процессын җиңеләйтә.

Кунаклар Минтимер Шәймиевка бу уникаль җайланманың иң беренче нөсхәләренең берсен бүләк иттеләр һәм аны ясау тарихын сөйләделәр. Аларның сүзләренә караганда, Коръәнне төрле телләрдә аудиоаңлатма ысулы белән чыгару – Кытай мөселманнары идеясе. Моны Кытайда күреп, алар тәфсирне татар телендә дә эшләргә булалар.

Проект Казанда Россия Ислам университеты тарафыннан расланган. Шулай ук Казанда татар телендә югары сыйфатлы аудиоязма ясала, китапның нигезенә Ногмани тәфсирендәге Коръән сүрәләре ята.

Яздыру эше берләшмәнең директоры, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек башлыгы Фәрит Уразаев тарафыннан оештырыла.

Аудиоязма Кытайга Шеньжень шәһәренә җибәрелә, анда техник эшләр башкарыла.

Нурулла Саттаров һәм Әнвәр Әминов хәбәр итүенчә, алар бу китапның 100 нөсхәсен ТР Мәдәният һәм тарих һәйкәлләрен торгызу республика фондына бүләк итәләр.

Минтимер Шәймиев кунакларга мондый изге һәм Аллаһы ризалыгы өчен башкарылган гамәлләре өчен рәхмәт әйтте, җайланманың Коръәнне өйрәнергә дин әһелләренә генә түгел, ә ислам нигезләрен татар телендә өйрәнергә теләгән татар телле тыңлаучыларга да ярдәм итәчәген билгеләде.

“Сезнең бүләк булачак вакыйгалар алдында мөһим мәгънәгә ия: дөньядагы иң зур басма Коръәннең Болгарга күчерелүе, Болгарда Идел буе болгарлары тарафыннан исламны кабул итүләре уңаеннан Истәлекле билгенең ачылуы”, - дип билгеләде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International