Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Болгарда саклык корылмалары төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде
2012 елның 19 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев “Габдрахман сәхабә коесы” комплексы территориясенең аерым объектларында саклау корылмалары төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Россиядә – Санкт-Петербургта беренче тапкыр узган ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитеты сессиясе нәтиҗәләре һәм бу сессиядә катнашучыларның Болгар белән Свияжскига баруы ЮНЕСКОның тарихи мирасны торгызуга булган таләпләрен тагын бер кат ассызыклады. “Җәй азагында ЮНЕСКО белгечләренең Болгар белән Свияжскидагы тарихи объектларны эксперт дәрәҗәсендә тикшерәчәкләрен исәпкә алганда, безгә төзекләндерү эшләренең ЮНЕСКО кагыйдәләренә туры килүен тагын бер кат җентекләп тикшерергә кирәк”, - диде ул.
Минтимер Шәймиев “Яңарыш” фондының Болгардагы якындагы максатларын билгеләде. Беренчедән, август уртасына күптән түгел археологлар тапкан аерым тарихи объектларны саклый торган корылмалар төзелеше буенча барлык проект-смета документациясен әзерләргә кирәк.
Ул табыла торган объектларны саклау проблемасы бөтен дөньяда актуаль булып торганын билгеләп үтте. Ул киңәшмәдә катнашучыларга Франциягә булган сәяхәте турында сөйләде. Сәяхәт вакытында Шартр шәһәрендәге галь-роман чорына карый торган археологик тикшерүләр белән дә танышканнар. “Безнең алда да археологик объектларны консервацияләү проблемалары килеп баса. Шушы уңайдан безнең тәҗрибә алар өчен дә файдалы булырга мөмкин. Безнең саклык корылмалары Болгар белән Свияжскины Бөтендөнья ЮНЕСКО исемлегенә кертү эшендә хәлиткеч роль уйнарга мөмкин”, - дип билгеләп үтте.
Икенче мәсьәлә – “Габдрахман сәхабә коесы” комплексы территориясен төзекләндерү. Әлеге комплекс Габдрахман коесын, су алу өчен декоратив чыганаклар булган диварны, беседкалар, корбан чалу урыннарын үз эченә ала.
“Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов остаханәне саклаучы корылмалар проектларын тәкъдим итте. Ул Идел ярында Елга вокзалы янында урнашкан. 1361 елда җимерелгән булган. Проектлар нигездә хупланган һәм хәзер аларны “Яңарыш” фондының халыкара белгечләр советы тикшерәчәк.
Киңәшмә барышында шулай ук Җәмигъ мәчет янында табылган борынгы Болгар фрагментын саклау мәсьәләсе дә күтәрелде. Белгечләр ике яктан ике калкулык ясарга тәкъдим иттеләр: шул рәвешле борынгы объектка зыян килмәячәк.
Проектлар турында фикер алышуда ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” Республика Фонды Башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, “АКИБАНК” ААҖ идарә рәисе Илдар Галәветдинов, “Казан Кремле” Дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рамил Хәйретдинов, Болгар дәүләт музей-тыюлыгы директоры урынбасары Рафаил Мәхмүтов, “Татар махсус фәнни-төзекләндерү идарәсе” ЯАҖ генераль директоры Юрий Егорушкин, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының болгар археологиясе үзәге җитәкчесе Ренат Вәлиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз