Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: «Безнең эшчәнлегебез Болгар тарихына да, ландшафтына да табигый рәвештә туры килергә тиеш.»
2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе М. Ш. Шәймиев Болгар шәһәрлегенең төньяк – көнчыгыш өлешендә урнашкан Изге чишмә комплексы - “Габдрахман сахабә коесын” (“Колодец сахаба Габдрахмана”) реконструкцияләү һәм төзекләндерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә башында Минтимер Шәймиев “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” проектын тормышка ашыру билгеләнгән план буенча бара, 2013 елда Болгарда һәм Свияжскида алып барылачак эшләр исемлеге инде расланган дип билгеләп үтте. “Хәзер алдыбызда бу елның иң мөһим проектларының берсе - табигый – тарихи истәлек - “Габдрахман сахабә коесы”н – яңадан торгызу тора. Без аны борынгы Болгар шәһәренең иң еш йөрелә һәм җәлеп итә торган урыннарның берсе итәргә тиеш. Моның өчен бөтен шартлар да бар: кое үзе сакланып калган, аның турында тарихи хезмәтләрдә төгәл мәгълүматлар китерелгән, шуның өстенә аның белән бәйле күп кенә легендалар бар. Яз көне үк эшләрне башлап җибәрү өчен, инде кабул ителгән яңадан торгызу концепциясеннән проектны раслауга күчергә вакыт җитте”, - диде ул.
Киңәшмәдә катнашучыларга ике проект тәкъдим ителде: “Татинвестгражданпроект” Дәүләт унитар предприятиесе проекты (Болгардагы һәм Свияжскидагы объектларның генераль проектчысы) һәм җаваплылыгы чикләнгән “Грань” оешмасы проекты .
“Татинвестгражданпроект” Дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Гадел Хөснетдинов комплексны реконструкцияләүнең эскиз рәвешендәге тәкъдиме белән таныштырды. Аның мәйданы 9 гектардан артык. Ул киңәшмәдә катнашучыларга комплексның төп объектлары эскизларын күрсәтте: автостоянкалы керү корылмалары, төп объект – эчәргә яраклы сулы кое, изге чишмә сулары агып торучы дивар. Проектта шулай ук карарга килүчеләр өчен чатырлар, корбан чалу йоласын башкару өчен мобиль комплекс урнаштыру мәйданы, ял итү, ашарга әзерләү һәм ашау өчен куелган чатырлар, шулай ук җәмәгать бәдрәфләре каралган. Комплексның бөтен объектларына да барып җитә алырлык уңайлы схемалы җәяүлеләр юллары һәм баскычлары эшләнгән.
Икенче – ландшафтлы проектны һәм комплексның төп объектларын ничек күрүен, җаваплылыгы чикләнгән “Грань» җәмгыяте менеджеры Эдуард Әхмәтов, һәм җаваплылыгы чикләнгән "Атриум" җәмгыяте директоры Гөлнара Мостафина тәкъдим итте.
Проектларны тикшерүдә ТР Президентының иҗтимагый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” Республика Фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Абдулла хәзрәт Әдһәмов, ТР Фәннәр Академиясе каршындагы Дәүләт Бюджет учреждениесенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, КФУ тарих институты директоры Равил Хәйретдинов, ТР Спас муниципаль районы башлыгы Камиль Ногаев, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты җитәкчесе Евгений Гришин катнашты.
Киңәшмәгә нәтиҗә ясап, Минтимер Шәймиев проект авторларына әйбәт һәм эчтәлекле эшләре өчен рәхмәтен белдерде һәм бергәләп эшләп бетерергә, “Татинвестгражданпроект” проектын нигез итеп алып, аңа “Грань” проектыннан иң кызыклы һәм файдалы фикерләрне өстәргә тәкъдим итте, чөнки комплексның ландшафт бизәлеше тел-теш тидерерлек булмаска тиеш. ““Безнең эшчәнлегебез Болгар тарихына да, табигатенә дә тәңгәл килергә тиеш.” – дип ассызыклап үтте ул.
Изге чишмә комплексы -“Габдрахман сахабә коесы” территориясен реконструкцияләү һәм төзекләндерү эшләрен бу елның июнь аена тәмамлау планлаштырыла.
ТР Президентының матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз