Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Түбән Камада «Адымнар» мәгариф комплексын ачтылар

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Камада «Адымнар» күп телле мәгариф комплексы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Төзелеш узган елның көзендә башланган иде. Мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән. Яңа комплекс өчен, белем бирүнең күп телле форматын исәпкә алып, уку-укыту планы әзерләнгән.

«Адымнар-Түбән Кама» «Түбән Кама нефть химиясе», «Түбән Кама шина» һәм «ТАНЕКО» компанияләре белән хезмәттәшлек итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны яңа уку елы башлану белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан мәктәпләренә 470 меңгә якын бала мәктәпкә китте. «Бездә «Адымнар» мәктәбе кебек яңа уку формасы булуы бик куанычлы. Бу – иң заманча технологияләр һәм укыту методикалары. Әлеге проектның инициаторы – Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Балалар һәм ата-аналар бик канәгать булырлар, дип ышанам. Бу мәктәпнең стандарты бик югары, дөнья дәрәҗәсенә туры килә. Укучыларга укуларында уңышлар телим», - диде ТР Президенты. Ул шулай ук «Сибур» дәүләт корпорациясенә проектны гамәлгә ашыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, «Адымнар-Түбән Кама» – Татарстанда бишенче күп телле комплекс. «Түбән Кама Россия шәһәрләре арасында аерым урын алып тора. Биредә бөтен дөньяга танылган көчле нефть химиясе комплексы формалаштырылган. Бу берничә буын түбәнкамалыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Мин сезне әлеге искиткеч күп телле комплексның ачылуы белән котлыйм», - дип өстәде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Рамил Муллин үз чиратында республика җитәкчелегенә Түбән Камада мәгариф өлкәсендә эре проектларны гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде. Ул, бу инвестицияләр халыкның иминлеге үсешенә уңай йогынты ясар, дип ышаныч белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев яңа мәгариф комплексын карап чыктылар, техник һәм методик җиһазлар белән таныштылар. Мәктәптә уку һәм административ блоклар, медицина кабинеты, 457 урынга исәпләнгән ашханә, актлар залы һәм китапханә бар. Спорт блогына зур һәм кече спорт заллары, шулай ук бассейн керә.

Исегезгә төшерәбез, беренче күп телле «Адымнар» мәгариф комплекслары Алабугада һәм Казанда 2020 елда ачылган иде. Узган ел Чаллы һәм Актаныш мәктәпләре эшли башлады. Бүген, Түбән Камадан тыш, Әлмәттә тагын бер «Адымнар» мәктәбен ачачаклар.            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International