Минтимер Шәймиев: "Роберт Миңнуллин шигырьләре бик шәфкатьле, йөрәктән чыккан"

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты танылган сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинга мемориаль такта ачу тантанасында катнаштылар.

Мемориаль такта Толстой урамындагы йортның фасадына куелган, анда Роберт Миңнуллин гомеренең соңгы елларын үткәргән. Авторы – «Россия Рәссамнар берлеге» БИИО «Татарстан Рәссамнар берлеге» ТБнең әгъзасы скульптор Тимофей Тюрин.

Тантанага күренекле шагыйрьнең туганнары һәм якыннары, күп санлы иҗат сөючеләр, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, артистлар, танылган мәдәният эшлеклеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика иҗат зыялылары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды.

Минтимер Шәймиев үз чыгышында Роберт Миңнуллинның Башкортстанда, Актаныш районы белән чиктәш Илеш районында туганлыгын, бу районнарның һәрвакыт үзара, шул исәптән иҗатта да ярышуларын билгеләп үтте.

"Республикабызда күренекле, халык яраткан язучылар һәм шагыйрьләр күп булуы – куанычлы хәл. Роберт Миңнуллин аерым талантка ия иде, аның шигырьләре бик шәфкатьле, йөрәктән чыкан. Аның балалар өчен искиткеч «Күчтәнәч» китабы Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Ул үз вакытында республиканың барлык әдәби премияләрен диярлек алды", - диде ул.

Минтимер Шәймиев Роберт Миңнуллинга белән хушлашуга багышланган үз шигырьләрен укыды.

"Роберт безнең тормышта тирән эз калдырды. Ул кешеләрне ярата иде. Ул олылар өчен дә, балалар өчен дә зур шагыйрь иде, аның өчен иҗатта чикләр юк иде. Ул халыкка, үзенең укучыларына бик якын иде. Күп еллар депутат булды һәм, һичшиксез, бөтен халыкның хөрмәтенә лаек булды", - дип билгеләде ул.

Минтимер Шәймиев бүгенге тантанага килүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде. "Киләчәктә дә без үзебезнең күренекле шәхесләребезне искә төшерергә һәм аларның хәтерен мәңгеләштерү өчен барысын да эшләргә тиеш. Чөнки аларны безгә Аллаһы Тәгалә Үзе бирә", - дип нәтиҗә ясады ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе хөрмәтенә мемориаль такта урнаштыру турындагы җәмәгатьчелек инициативасы республика җитәкчелеге тарафыннан хуплануын билгеләп үтте. "Әлбәттә, Роберт Мөгаллимович үз халкының лаеклы вәкиле иде. Яңа Россия барлыкка килүнең иң катлаулы елларында Татарстанның ныклы позициясе Роберт Миңнуллин кебек депутатлар фикеренә таянды", - дип ассызыклады ул.

Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, шагыйрьнең тол хатыны Клара Миңнуллина чыгыш ясады.

Аннан соң тантанада катнашучылар Роберт Миңнуллинга багышланган мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International