Минтимер Шәймиев, Элеонора Митрофанова һәм Валерий Грайфер Болгар музей-саклаулыгында булдылар

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстн Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россиянең ЮНЕСКОдагы даими вәкиле Элеонора Митрофанова, “ЛУКойл”ААҖнең директорлар Советы рәисе, “РИТЭК” ААҖнең директорлар Советы рәисе Валерий Грайфер Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгында булдылар.

Беренче булып археологлар тарафыннан күптән түгел табылган чүлмәк яндыру мичләрен карадылар. Хәзерге вакытта монда фәнни-тикшеренү эшләре алып барыла һәм саклагыч корылмалар да төзелгән инде.

Аннан соң кунаклар Кызыл палатадан көнбатышка таба, Иделнең сул як яры буенда урнашкан мунча хәрабәләрен карадылар, шулай ук монда да саклагыч корылмалар төзелгән.

Минтимер Шәймиев кунаклар өчен елга вокзалы һәм вокзал бинасында урнашкан Болгар цивилизациясе музее буйлап экскурсия уздырды.

Элеонора Митрофанова һәм Валерий Грайфер шулай ук Идел буе Болгарларының 922 елда рәсми рәвештә ислам динен кабул итүе хөрмәтенә куелган Истәлек билгесен, Җамигъ мәчетне, Кара һәм Ак палаталарны, Кече манараны, Сәхабәләр Һәйкәлен, Ак мәчетне һәм Икмәк музеен карадылар. ТР Президенты ярдәмчесе, ТР тарих һәм мәдәният истәлекләрен яңадан торгызу Республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова Фондның борынгы Болгар шәһәрендә алып барган эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде.

Валерий Грайфер “Изге чишмә “Габдрахман сәхабә коесы” комплексын күрергә өчен Болгарга махсус килгән, чөнки бу комплексны яңадан торгызу эшләренең инвесторы “ЛУКойл”ААҖ. Минтимер Шәймиев аның аша компаниянең президенты Вагит Алекперовка рәхмәт белдерде.

Элеонора Митрофанова борынгы Болгар шәһәрендә булган экскурсиядән алган тәэсирләре белән уртаклашты. “Бик көчле тәэсирләр калды. Мин узган ел монда булганда күп объектларда яңарту һәм төзелеш эшләре бара иде. Хәзер объект үзе дә, реставрацияләү, консервация, сакланыш процесслары да көчле тәэсирләр калдыра. Бу Бөтендөнья мирас объектлары өчен иң әһәмиятлесе. Билгеле, кунаклар һәм туристлар өчен эшләнгән инфраструктура да яхшы тәэсир калдыра. Һәм ул археология объектына кагылмый”.

“Болгар тарих-археология комплексы”н ЮНЕСКО ның Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү хакындагы сорауга – “Чынлыкта, мин бер генә объектның да беренче тапкырдан ук кертелүен белмим. Ул процесс. Камбоджада узган сессиядә, Бөтендөнья мирас комитеты тарафыннан өченче критерий -юкка чыккан цивилизацияне дәлилләүче һәм алтынчы критерий -тарихи һәм рухи хәзинә буларак Болгарның бөтендөнья универсаль кыйммәте танылды.Менә бу иң мөһиме”, - дип җавап бирде Элеонора Митрофанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International