Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эксперты Бритта Рудольфф белән очрашты.
Бритта Рудольфф – археологик мирасны саклау буенча Бранденбург университеты профессоры (Коттбус ш., Германия), ЮНЕСКО эксперты. Ул Бөтендөнья мирасы объекты – Болгар тарих-археология комплексы белән идарә планын эшләү консультанты булып тора. Мәдәни мирас белән идарә итү һәм стратегик планлаштыру буенча КФУда һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында лекцияләр укый.
Бүгенге очрашуда Татарстан һәм ЮНЕСКО арасында хезмәттәшлектә яңа юнәлешләр хакында фикер алыштылар, аерым алганда, Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирасы объектларын ЮНЕСКО исемлегенә кертү буенча эшләү. Мисалга, шундый ике бәйрәм – Сабантуй һәм Каравон аталды. ЮНЕСКО эксперты Сабантуй бәйрәме аның өчен таныш булуны һәм бу идеягә кызыксыну белдерде.
Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, хәзерге вакытта ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе ярдәме белән РФ тарафыннан матди булмаган мәдәни мирасны саклау турында Халыкара Конвенцияне ратификацияләү процессы башланган. “Конвенцияне ратификацияләү вакытына без үзебезнең матди булмаган мирас объектларын тәкъдим итәргә әзер булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Очрашуда “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча проректоры, КФУның “Бөтендөнья мәдәни мирасы” ресурслар үзәге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев катнашты.