ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Кышкы олимпия уеннарының ачылыш тантанасы 13 февральдә Мәскәү вакыты белән иртәнге 5 тә башлана

10
февраль, 2010 ел
чәршәмбе
10 февраль көнне Казанның “Корстон” кунакханәсендә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Равил Моратов, РФ санитария буенча Баш табибы Геннадий Онищенко катнашты.
10 февраль көнне Татарстан Фәннәр академиясендә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Коллегия утырышы узды

10 февраль көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте җитәкчесе Геннадий Онищенко белән очрашты.

10 февраль көнне ТР Президенты резиденциясендә «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге» комплекслы проектын эшкәртү һәм гамәлгә ашыру турында беренче эшче киңәшмә уздырылды.

Парламент башлыгы Всеволод атакайны май чабу атнасы башлану белән котлады

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Венгриянең дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Венгрия Республикасының беренче Президенты Арпад Генцны туган көне белән котлады.

14 февральдә Татарстан “Россиянең чаңгы юллары” Бөтенроссия чаңгы ярышларында катнаша
Әңгәмә барышында парламент башлыгы Иранның Казандагы консуллыгы һәм шәхсән генераль консул Реза Багбан Кондоринның эшеннән канәгать калуын белдерде
Делегацияне сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкли

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International