ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2010 ел
шимбә
Минтимер Шәймиев “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының тулы кавалеры булды. Бүген РФ Президенты Дмитрий Медведев Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашты.
6 февраль көнне Татарстан Премьер-министры ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты
“Созвездие–Йолдызлык” X Республика эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестиваленең зона турлары 15 февральдә башлана

5
февраль, 2010 ел
җомга
5 февральда Казанда "Сәләт" яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең 15 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.

Бәйрәм көне Татарстанның Фәннәр академиясендә "Сәләт": кичә, бүген, иртәгә" дип аталган фәнни-гамәли конференциядән башланды. Сәләтлеләргә кунакка Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, республика Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Виктория Черкесова һәм башка рәсми затлар килгән иде. Кунаклар башта "Сәләт" күргәзмәсендәге фотографияләр, видеоматериаллар һәм картиналар белән танышты, ә аннары пленар утырыш булды.

Икенче атнада, 10 февральдә Чаллыда Удмуртиянең 32 алдынгы предприятиесе җитәкчеләре белән ТР Кама аръягы төбәге бизнес бергәлегенең эшлекле очрашуы узачак.

Сөйләшүләрнең максаты - төбәк предприятиеләренең кооперацион элемтәләрен җайга салу һәм үстерү. Чарада бизнесменнардан тыш Удмуртия Республикасы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары да катнашачак. Очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов белән Удмуртия Республикасы сәнәгать, энергетика һәм элемтә министры Олег Радионовның килешүгә кул куюы көтелә.

Сыйфатлы белем бирү системасы булдыруда укытучының роле башка факторларга караганда мөһимрәк. Кичә Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов республиканың математика укытучылары интернет-форумы сайтында урнаштырылган видеомөрәҗәгатендә әнә шулай дип белдерде.

Үзенең видеочыгышында Татарстан мәгариф һәм фән министры 2010-2015 елларга исәпләнгән республика белем бирү системасын үстерүдә Президент стратегиясен эшләү хакында сөйләде. А.Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә әлеге стратегия киң җәмәгатьчелек хөкеменә тапшырылачак. "Стратегия мәгарифнең барлык дәрәҗәләрен (яслеләрдән алып вуздан соң белем алуга кадәр) колачлый. Бу документта Татарстанда белем бирүнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк карарлар табылыр дип ышанабыз", - дип белдерде министр.


4
февраль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2009 елда республиканың социаль-икътисади үсеш йомгакларына багышланган коллегия утырышында бүген яңа сыйфатта-ТР Президенты вәкаләтләре бирелгән шәхес буларак та катнашты. Ул бу вазыйфаның никадәр җаваплы булуын танып, республикада алып барылган сәясәтне дәвам итү, икътисадын алга таба үстерү өчен бары ныклы команда булганда гына мөмкин дип ассызыклады.
ТР Министрлар Кабинетының 2010 елның 3 февраленда кабул ителгән "Республиканың дәүләт ярдәме кысаларында торак бирү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым күрсәтмәләренә югарырак коэффициентлар урнаштыру һәм үзгәрешләр кертү турында"гы 53 нче күрсәтмәсе буенча, дәүләт ярдәме белән бирелә торган торак бүлмәләрнең гомуми мәйданы өчен, ул Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган нормативтан артканда, 2010 елның 1 июленнән башлап, элек биләгән торакның гомуми мәйданын исәпкә алмыйча гына түләтеләчәк. Ягъни аның бәясе социаль ипотека буенча бирү өчен расланган гомуми мәйданның 1 кв.метрына 1,5 коэффициент белән исәпләнә. Шул рәвешле, 2009 елның 15 мартыннан соң дәүләт ярдәмендә алынган тораклар буенча ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды нормативтан арткан бәяне социаль ипотекага кадәр биләгән торакның гомуми мәйданын исәпкә алмый гына 1,3 коэффициенты буенча янә исәпләп чыгарырга тиеш. Норматив исә 1 кешегә 33 кв.м, 2 кешегә 42 кв.м., 3 һәм аннан күбрәк кешесе булган гаиләгә җан башыннан 18 кв.м исәбеннән гамәлгә кертелгән иде.
4 февраль көнне "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин Мәскәүдә узучы "Россия-2010" Халыкара форумында чыгыш ясады.

"КАМАЗ" генераль директоры (ул шулай ук "Россия автомобиль җитештерүчеләр берләшмәсе" Коммерцияле булмаган партнерлыгы советы рәисе вазифасын башкара һәм илнең башка автомобиль җитештерүчеләре Директорлар советы составына керә) "Россия автомобиль сәнәгате: чит ил тәҗрибәсен кулланып" дигән исем астында узган сессиядә катнашты. Ул Россия автомобиль сәнәгате предприятиеләренең дөнья автомобиль индустриясенә интеграцияләнүенең барышы хакында сөйләде, әлеге процессны объектив һәм Россия икътисады алдында торган бурычларга бәйле дип бәяләде.

Сергей Когогин шулай ук хәзерге вакытта эшләнә торган 2020 елга кадәр Россия автомобиль сәнәгатен үстерү программасының төп нигезләмәләре хакында да сөйләде.

27 февральдә Татарстан мөселманнарының IV съезды узачак. Хәзер республикада бу чарага әзерлек бара.

Бүген съездның оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы узды.

Съезд ТР мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчелеген сайлаячак һәм якындагы елларга республика мөселманнары бергәлегенең үсеш стратегиясен билгеләячәк. Ә бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак съездның программасы расланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International