ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Советының бүген узган чираттан тыш утырышында Рөстәм Миңнехановка ТР Президенты вәкаләтләре бирелде. Утырышта катнашкан 94 депутатның барысы да РФ Президенты парламент каравына керткән бу кандидатураны бертавыштан хуплады.

Казанда IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 8 нче утырышы узды, анда Рөстәм Миңнехановка ТР Президенты вәкаләтләрен йөкләү мәсьәләсен карадылар.

Россия Пенсия фондының ТР бүлеге хезмәткәрләре 2009 елда башкарылган эшкә нәтиҗә ясады. Кичә Казанда узган Россия Пенсия фондының ТР бүлеге коллегия утырышында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Узган ел пенсия турындагы законнарга үзгәрешләр кертелде, өстәвенә бу катлаулы икътисади шартларда узды. Әмма, Россия Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе Марсель Имамов үз докладында билгеләп үткәнчә, бу Россия һәм Татарстан Президентларының Юлламаларында игълан ителгән йөкләмәләрне, республика Хөкүмәте башлыгы йөкләмәсен үтәргә комачауламады.

"Россия Пенсия фондының ТР бүлеге пенсия күләмен арттыру һәм республика гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү, пенсияләрне үз вакытында түләү һәм яңадан исәпләү, гражданнарның аерым категорияләренә акчалата түләүләр башкару буенча барлык чараларны тулы күләмдә гамәлгә ашырды. Татарстанда 1 миллион 14 меңнән артык пенсионерга дәүләт йөкләмәләренең барлык төрләре үз вакытында финансланды. Республикада Пенсия фонды тарафыннан түләнгән акчаның күләме 70 миллиард сум чамасы тәшкил итте, бу 2008 елга караганда 15 миллиард сумга артык", - дип хәбәр итте Марсель Имамов.


3
февраль, 2010 ел
чәршәмбе
3 февраль көнне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры генерал-майор Рәфис Хәбибуллин республикада гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм андый хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү буенча территориаль подсистема эшчәнлегенә йомгак ясап, быелга билгеләнгән бурыч-максатлар белән таныштырды. Коллегия утырышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе региональ үзәге башлыгы генерал-лейтенант Игорь Паньшин, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Марсел Галимәрданов, республика министрлыклары, ведомстволары җитәкчелеге һәм вәкилләре һ.б. рәсми кешеләр катнашты.
3 февраль көнне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе уку-күнегүләр узу комплексында ТР Премьер-министры Кубогына (ул күчмә статуста) янгынчылык-гамәли спорт буенча VI Бөтенроссия ачык ярышлар старт алды. Аның ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе региональ үзәге башлыгы генерал-лейтенант Игорь Паньшин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Үзәк спорт клубы җитәкчеләре һ.б. рәсми кешеләр катнашты.
Түбән Камада легендар якташлары, Дан орденының тулы кавалеры Рифкать Гайнуллин исемен мәңгеләштерделәр.
Спорт инфраструктурасы объектлары төзелеше, урман хуҗалыгын заман технологияләренә нигезләнеп үстерү, инновация технологияләре кулланып әйләнә-тирәлекне,энергия ресурсларын саклау, фанера, мебель, кәгазь продукциясе, автокомпонентлар җитештерү һ.б. Финляндия белән Татарстан ике арадагы хезмәттәшлекне әнә шул юнәлешләрдә үстерү белән кызыксына. Бу мәсьәләләр 3 февраль көнне Казанда ачылган Татарстан-Финляндия эшлекле форумында күтәрелә.

2
февраль, 2010 ел
сишәмбе
Социаль хезмәткәрләр 2009 елда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. 2 февраль көнне Казанда узган ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2 февраль көнне Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгат Абдуллин Татарстан башкаласында республика социаль ипотека программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышу максатыннан берничә объектта булды.

Глушко урамындагы 6А-1 санлы кирпеч йортның беренче катында Казан мэры һәм Дәүләт торак фонды башкаручы директоры киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эмиль Хөснетдинов, Казанның Торак инвестиция компаниясе директоры, генподряд һәм субподряд оешмалары җитәкчеләре катнашты. Очрашу барышында төзелешне үз вакытында финанслау, башкарылган эш төрләре буенча актлар һәм тиешле техник документлар тәкъдим итүгә бәйле проблемалар хакында фикер алышынды. Шулай ук Глушко урамындагы 6А-1, 5-19 һәм 5-20 санлы йортларны быелның февралендә файдалануга тапшыру мәсьәләсе игътибар үзәгендә булды.

Киңәшмәдә катнашучылар "Кояшлы шәһәр" микрорайонындагы төзелеш мәйданчыкларын карады, биредә 2010 елда социаль ипотека программасы буенча 50 мең квадрат метр торак файдалануга тапшыру күздә тотыла. Алар объектта дүрт күпфатирлы йортны карады, аларны төзүчеләр инде быелның икенче кварталында ук тапшырырга ниятли.

Шуннан соң шәһәр түрәләре Ю.Фучик урамындагы төзелеш мәйданчыгы белән танышты, биредә социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 50 мең квадрат метрга якын тәшкил иткән биш күп катлы торак йорт төзелә.

"Сәләт" республика яшьләр иҗтимагый хәрәкәте бу атнада 15 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә җыена. Бәйрәм программасы һәм аның үзенчәлекләре хакында бүген журналистларга "Татмедиа" агентлыгында узган очрашуда "Сәләт" проекты җитәкчесе, КДУ профессоры Җәүдәт Сөләйманов һәм проектлар идарәчесе Тимур Сөләйманов сөйләде.

Беренче адымнарын Татарстанның талантлы балалары өчен җәйге лагерьлардан башлаган "Сәләт" ни өчен туган көнен февраль аенда бәйрәм итәргә булган? Каләм ияләрен иң элек әнә шул сорауга җавап кызыксындырды. "Сәләт"нең чишмә башында торган алыштыргысыз җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов моны бик гади итеп - уңайлы вакытка туры китерү белән бәйләп аңлатты. Аның белдерүенчә, республиканың сәләтле балаларын бер мәйданга туплаучы җәйге аланнар булдыру идеясе 1993 елның сентябрендә туа. 1994 елның җәендә инде сәләтле татар балалары өчен беренче компьютер лагере ачыла. Ә бүген инде ул сәләтле балалар һәм яшьләр өчен Татарстанның төрле төбәкләрендә, Россиянең Анапа шәһәрендә, Болгария, Чехиядә 13 уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланы оештыручы, 20 гә якын проектны гамәлгә ашыручы, гомумән, сәләтле балалар һәм үсмерләрнең уртак яшәү нормалары, гореф-гадәтләренең бердәмлегеннән торган тулы бер система. "Узган ел Татарстанда яшьләр сәясәтенең 15 еллыгы да зурлап билгеләп үтелде. "Сәләт"нең 15 еллыгы бу форум кысаларында аерым билгеләнде. Иҗтимагый хәрәкәтнең эшчәнлеге дәүләт бүләкләре белән дә билгеләп үтелде. Без инде аерым юбилей чаралары уздырмаска да уйлаган идек", -ди Җәүдәт Сөләйманов. "Сәләт"леләрнең күңел түрләрендә йөрткән ниятләрен Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев сизгән, күрәсең. Ул эшчәнлеккә иркенләп нәтиҗәләр ясау өчен 15 еллыкны аерым билгеләп үтү тәкъдимен керткән. Һәм менә 5 февральдә "Сәләт" дистә елдан артык вакыт эчендә башкарылган эшләре хакында җәмәгатьчелек алдында хисап тотачак. "Шул рәвешле без "Сәләт"не эчке яктан, төрле елларда анда чыныгу узган, тәрбияләнгән яшьләребез аша күрсәтергә телибез", - ди Җәүдәт Сөләйманов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International