ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә РФ Кулланучылар берлеге Советы рәисе Евгений Кузнецовтан телеграмма килде. Телеграммада хәбәр ителгәнчә, 2009 елның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Кулланучылар берлеге әзерләү һәм җитештерү эшчәнлеге өчен беренче урынга лаек булган. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инновация технологияләрен үстерү өлкәсендә Татарстан белән БМО ның Ауропа икътисади комиссиясе хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган утырышта Ауропа икътисади комиссиясенең икътисади кооперация һәм интеграция проекты җитәкчесе Ханс Янсен, ТР Урман хуҗалыгы, Экология һәм табигый байлыклар, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ, Энергия саклау технологияләре үзәге белгечләре катнашты.
3 декабрь дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы уза. Анда кырыктан артык мәсьәләне карау көтелә.

2
декабрь, 2009 ел
чәршәмбе
2 декабрьдә Казанда футбол буенча Россия чемпионнарын хөрмәтләделәр. "Рубин" командасы икенче тапкыр алтын медальгә һәм Россия чемпионнары кубогына ия булды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.
2 декабрьдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсендә машина йөртүчеләрне әзерләүне яхшырту мәсьәләләре буенча республика автомәктәпләре җитәкчеләренең киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рифкать Миңнеханов үткәрде.
1-15 декабрь көннәрендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы "Журналист һөнәрен алыштыра" акциясе уздыра. Хокук саклау органнарына халыкның ышанычлылыгын ныгытуны һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең абруен күтәрүне максат иткән әлеге чараның бу икенчесе. Узган елдагы беренче акциядәге кебек үк, бу юлы да анда республика үзәк матбугат һәм коммуникация чаралары журналистларыннан 50ләп корреспондент катнашу теләге белдергән. Акциядә катнашкан журналистка, үзен чын милиционер итеп хис итү өчен, форма киеме бирелә, һәрберсенә тәҗрибәле остаз билгеләнә.
2 декабрьдә Түбән Камада тантаналы шартларда Россия шин сәнәгате өчен уникаль Түбән Кама тоташ металлкорд шиннар заводы файдалануга тапшырылды. Тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия энергетика министры урынбасары Владимир Азбукин катнашты.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казаннан Мәскәүгә 4 өстәмә поезд йөриячәк. Бу хакта Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.

565/566 нче Казан-Мәскәү поезды 30 декабрьдә Казаннан көндезге 2 дә кузгалып китә һәм Мәскәүгә 31 декабрь иртәсендә 5 тулырга 10 минутта килеп җитә. Шул ук көнне Мәскәүдән 9 сәгать 40 минутта янәдән юлга кузгалып, 23 сәгать 20 минутка Татарстан башкаласына кайтып җитә. Шушы ук поезд 9,10 гыйнвар көннәрендә дә хезмәт күрсәтәчәк. Бу көннәрдә дә ул Казаннан көндезге икедә кузгалып, Мәскәүгә икенче көнне 4 сәгать 51 минутка килеп җитә. Шул ук көнне иртән 10 туларга 20 минутта янәдән Казанга юл алган поезд кичен 12 нче 20 минутта кабат Казанга килеп туктый.

2 декабрьдә Казанда Ашыгыч ярдәм станциясе 90 еллыгына багышланган ике көнлек фәнни-гамәли конференция уза.

Конференцияне ачу тантанасында дәрәҗәле кунаклар: Россия Медицина фәннәре академиясе әгъза-мөхбире, медицина фәннәре доценты, профессор, И.И.Дженелидзе исемендәге Ашыгыч ярдәм фәнни-тикшеренү институты директоры Сергей Багненко, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Министрлар Кабинетының сәламәтлек саклау мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Борис Менделевич һәм Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина катнашты.

2 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Чулпан-Медицина" дәвалау-профлактика үзәге белән танышты. Үзәк эшчәнлеген агымдагы елның ноябрендә "Түбән Кама Шин" ААҖнең элеккеге поликлиникасында башлаган. Предприятие бүлеп биргән 60 миллион сумга бина һәм медицина учреждениесе бүлмәләре ремонтланган. "Чулпан" Иминият компаниясе" ЯАҖ финанславы исәбенә заманча медицина җиһазлары, мебель һәм 56 миллион сумлык башка кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International