ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2009 ел
чәршәмбе
2 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Түбән Кама районына сәфәр кыла.

1
декабрь, 2009 ел
сишәмбе
Мәскәүнең "Метрополь" кунакханәсендә Корбан гаетен бәйрәм иткән вакытта Казанның "Рубин" командасы баш тренеры Корбан Бердыев рухи традицияләрне ныгытканы өчен РФ Мөфтиләр шурасының "Әл-Фәхер" - "Мактау ордены"на лаек булды.

1 декабрь көнне Мәскәүдә III Бөтендөнья ватандашлар конгрессы ачылды. Форумда 90 илдән 1000 гә якын кеше катнаша. Конгресста Татарстан делегациясен ТР Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли.


30
ноябрь, 2009 ел
дүшәмбе
30 ноябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты «Бердәм энергетика системасы федераль челтәр компаниясе» ААҖ Идарәсе Рәисе Олег Бударгин җитәкчелегендәге «БЭС ФЧК» ААҖ делегациясе белән очрашты. Очрашу барышында «БЭС ФЧК» ААҖ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасындагы килешүләргә кул куелды.
"Энергетика. Ресурсларны саклау" дигән традицион халыкара күргәзмә иртәгә "Казан ярминкәсе"ндә 11 нче тапкыр ишекләрен ачачак. Аның кысаларында биредә үк "Энергия һәм ресрусларның нәтиҗәлелеге, энергия саклау" дигән 10 нчы халыкара симпозиум, ТР Хөкүмәте белән Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлегенең энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга багышланган уртак утырышы да узачак.
30 ноябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында Казан дәүләт университетының киңәйтелгән составтагы Гыйльми советы утырышы узды. Ул университетның оешуына 205 ел тулу уңаеннан җыелды.
3 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә "Россия", "Вести" телеканаллары, "Радио России" һәм "Маяк" радиостанциясенең турыдан-туры эфирында "Владимир Путин белән сөйләшү. Дәвамы" дигән махсус программаның трансляциясе башлана. РФ Премьер-министры белән "турыдан-туры элемтә"гә "КАМАЗ" ААҖ хезмәткәрләре дә әзерләнә.

Предприятиенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Чаллы автогиганты белән турыдан-туры тоташу булачакмы-юкмы икәнлеге әлегә төгәл билгеле түгел. Шулай да предприятие хезмәткәрләре Владимир Путинга сораулар әзерли.
Декабрь аенда Казанның футбол буенча дөнья чемпионаты кабул итә алу-алмавы ачыкланачак. Бу исә 2018-2022 елларда дөнья чемпионаты үткәрүгә заявка биргән Россия комитеты эспертлары карап тикшергәннән соң хәл ителәчәк.
"Россия тимер юллары" компаниясе президенты боерыгы белән Горький тимер юлы Казан бүлегенә җитәкче итеп Иван Борисович Климец билгеләнде. Моңа кадәр ул Казан бүлеге җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасында иде.

26
ноябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Татарстан Республикасы мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International