Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
26
ноябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Казан вертолет заводы ел нәтиҗәләре буенча 1,5 млрд. сум керем көтә
Казан вертолет заводы 2009 елда 1,5 млрд. сумга якын һәм киләсе елда рекорд керемен алмакчы була. Бу хакта "Казан вертолет заводы" ААҖнең генераль директоры Вадим Лигай бүген танылган конструктор Михаил Мильның тууына 100 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция кысаларында узган матбугат конференциясендә белдерде.
Казан шәһәре Думасының 44 нче сессиясендә дистәдән артык мәсьәлә карала
26 ноябрьдә Казан Ратушасында Казан шәһәре Думасының 44 нче сессиясе уздырыла. Барлыгы 46 Дума депутатының 40ы катнашында һәм мэр Илсур Метшин рәислегендә барган сессия эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Рубин" футбол клубы президенты Александр Гусев һ.б. рәсми затлар катнашты.
Минтимер Шәймиев мөфти шәех Равил Гайнетдинне һәм Россия Федерациясенең барлык мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдинне Һәм Россия Федерациясенең барлык мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады.
ТР мөфтие М.Шәймиевне иң йогынтылы мөселманнарның берсе дип танылуы белән котлады
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне дөньяның иң йогынтылы мөселманнарының берсе дип танылуы белән котлады. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
25
ноябрь, 2009 ел
чәршәмбе
Татарстан белән Удмуртия яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлек планнарын билгели
Удмуртиянең Яшьләр эшләре министрлыгы дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда Татарстан тәҗрибәсен өйрәнә. Министр Владимир Соловьев җитәкчелегендәге делегация бүген көн дәвамында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре белән яшьләр белән эшләүнең үзәк юнәлешләре хакында фикерләшә. Татарстан вәкилләре бездә яшьләрне эш белән тәэмин итү системасы, студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәте, яшьләр арасында хокук бозулар һәм җинаятьчелекне профилактикалау эше, яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләренә ярдәм итү буенча уңай тәҗрибә белән уртаклаша. Балаларның җәйге ялларын оештыру, яшь гаиләләргә һәм талантлы яшьләргә ярдәм системасы Удмуртия министрлыгы вәкилләрендә аеруча зур кызыксыну уята.
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы 3 декабрьдә чакырылачак
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы агымдагы елның 3 декабрендә чакырылачак. Бүген бу хакта спикер Фәрит Мөхәммәтшин алып барган ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында хәбәр ителде.
Шәһәр объектлары бизәлеше конкурсы җиңүчеләре игълан ителәчәк
Казанда икенче тапкыр үткәрелгән шәһәр объектлары бизәлеше еллык смотр-конкурсы нәтиҗәләре бүген 15.00 сәгатьтә шәһәр Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә (Груздев ур., 5) игълан ителәчәк һәм җиңүчеләр бүләкләнәчәк.
Илсур Метшин казанлыларны якынлашып килүче Корбан гаете белән котлады
Казан мэры Илсур Метшин якынлашып килүче Корбан гаете уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде.
24
ноябрь, 2009 ел
сишәмбе
Рөстәм Миңнеханов "Татнефть"нең Халыкара кредит килешүен әһәмиятле вакыйга дип атады
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда "Татнефть" ААҖ һәм Халыкара, Россия банклары синдикаты арасында имзаланган 1,5 миллиард долларлык кредит килешүен Татарстан өчен генә түгел, тулаем алганда Россия бизнесы өчен әһәмиятле вакыйга, базар өчен уңай алшарт дип атады.
Иран энергетика өлкәсендә Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә әзер
Иран Ислам республикасы Татарстанның сәүдә партнерлары булган илләр арасында 36 нчы урында санала. Узган ел ике арада тышкы сәүдә әйләнеше күләме 60,23 млн. доллар тәшкил иткән. Татарстаннан бирегә каучук һәм резин эшләнмәләр, агач, механик җиһазлар һ.б. озатыла. Ираннан безгә келәмнәр, мебель, мебель фурнитурасы һ.б. кертелә. Бу мәгълүматлар бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашуда яңгырады. Министр Равил Зарипов кунакларны Татарстанның сәнәгый һәм инвестиция мөмкинлекләре белән якыннан таныштырды, энергетика комплексының бүгенге хәле һәм перспективалары хакында сөйләде.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз