Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
24
ноябрь, 2009 ел
сишәмбе
Минтимер Шәймиев – иң дәрәҗәле мөселманнар исемлегендә
Джоджтаун университеты каршындагы мөселман-христиан дуслыгы буенча принц Әл-Вәлид бин Таләл үзәге һәм Согуд Гарәбстанының стратегик тикшеренүләр ислам үзәге мөселман дөньясының иң йогынтылы лидерлары исемлегеннән торучы каталогны бастырып чыгарган.
Фәрит Мөхәммәтшин - республиканың Балтач районында эшлекле сәфәрдә
24 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Балтач районына эшлекле сәфәр кыла.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул сәфәр вакытында әлеге районның Кече Лызи авылындагы мәктәпне дә караячак. Билгеле булганча, 10 ноябрьдә "Бердәм Россия " бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясе Рәисе Владимир Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Аңа Балтач районының Кече Лызи авылыннан килгән Илдар Солтанов та мөрәҗәгать иткән иде.
"КАМАЗ" һәм "Daimler AG" Россиядә ике уртак предприятие төзи
Штутгартта (Германия) "КАМАЗ" ААҖ һәм "Daimler AG" ике уртак предприятие - "Фузо КАМАЗ Тракс Рус" һәм "Мерседес-Бенц Тракс Восток" - төзү турындагы килешүне имзалады.
Предприятиеләр тигез хокуклы башлангычларда, якларның тигез кертеме һәм һәркайсының акционерлар капиталында тигез өлешләр белән төзелә, дип хәбәр итә Чаллы автогигантының матбугат хезмәте. Ике уртак предприятиенең дә җитештерү базасы Чаллыда урнашачак. "Даймлер АГ", "КАМАЗ" ААҖ, "Ростехнологияләр" дәүләт корпорациясе һәм "Тройка Диалог" инвестиция компаниясе арасындагы стратегик партнерлык әлеге проектларны гамәлгә ашыру өчен нигез булды. 2008 елның декабрендә имзаланган килешү нәтиҗәсендә "Даймлер АГ" концерны "КАМАЗ" ААҖ акцияләренең 10 процентына хуҗа булды.
Россиядә "Fuso Canter" җиңел йөк автомобильләрен чыгару һәм сату буенча "Фузо КАМАЗ Тракс Рус" уртак предприятиесенә партнерлар 4,1 миллион евро акча салды. Предприятие 2010 елның беренче кварталында эшли башлаячак. Россиядә йөк автомобильләре җыйганда автомобиль компонентларын җитештерүне локальләштерү өзлексез артачак. Урак предприятиенең штаб-фатиры Казанда урнашыр дип көтелә. "Фузо КАМАЗ Тракс Рус" уртак предприятиесе генераль директоры, шулай ук сату һәм маркетинг бүлекләре җитәкчеләре "КАМАЗ" ААҖ хезмәткәрләре арасыннан билгеләнәчәк. Финанс директоры һәм җитештерүгә җитәкчелек итү вазифаларын "Fuso" вәкилләре башкарачак.
Казанда мәдәни мирас объектларын иминиятләштерү мәсьәләләре каралачак
25 ноябрьдә Казанда "Мәдәни мирас объектларын бәяләү һәм иминиятләштерү" темасына II Халыкара конференциясе ачыла.
Форумда РФ Мәдәният министрлыгы, РФ Дәүләт Думасы, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтенроссия иминиятләштерүчеләр берлеге, Бөтенроссия хосусыйлаштырылган һәм шәхси ширкәтләр ассоциациясе, алдынгы иминият компанияләре, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты вәкилләре, реставраторлар, сәнгать, мәдәни мирасны саклау белгечләре, халыкара бәйләү берләшмәләре, туристик бизнес вәкилләре катнаша.
23
ноябрь, 2009 ел
дүшәмбе
1-10 декабрьдә Казанда инвалидлар ун көнлеге билгеләп үтеләчәк
23 ноябрь көнне Казан шәһәре җитәкчелеге аппаратының "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары - Казан шәһәре муниципаль берәмлеге социаль яклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова 1-10 декабрьдә Казанда инвалидлар ун көнлеге билгеләп үтеләчәк, дип, шулар хакында шәрехләде.
Новосибирск II Себер татар яшьләре фестивалена әзерләнә
27-29 ноябрь көннәрендә Новосибирскида II Себер татар яшьләре фестивале уздырылачак. Новосибирск өлкәсе һәм Себер регионы татар яшьләрен бергә туплауны, яшьләрнең иҗтимагый оешмалары арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруны, төбәктә милли мәдәниятне торгызу, аны яшьләр арасында популярлаштыруны, рухи мирасны саклау һәм җәелдерүдә яшьләрнең ролен билгеләүне, татар мәгарифе, культурасы һәм массакүләм мәгълүмат чараларына мониторинг үткәрүне максат иткән фестивальда Новосибирск өлкәсе һәм Себер регионы шәһәрләренең 35 яшькә кадәрге галимнәре, КВН командалары, сәнгать коллективлары һәм аерым башкаручылар (солистлар) катнаша.
Декабрьдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бай программа белән сөендерә
Декабрь аенда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры үз тамашачыларны бай программа белән сөендерергә ниятли.
М.Сафиуллин:"Продукцияне бары электрон аукцион ярдәмендә алуны йөкләүче нормалар кирәк"
Мәскәүдә "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар белән тәэмин итү, хезмәтләр күрсәтүгә заказалар урнаштыру турында"гы федераль законга үзгәрешләр кертү һәм федераль контрактлар системасын формалаштыру мәсьәләләре каралды. РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Сергей Собянин, Икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина катнашында узган коллегия утырышында Татарстанда дәүләт заказын үстерү перспективалары аерым урын алды. Бу хакта ТР икътисад министры Марат Сафиуллин чыгышы тыңланды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин петербурглыларга дәүләт бүләкләре тапшырды
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургның "Амбассадор" кунакханәсендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.
20
ноябрь, 2009 ел
җомга
Татарстанда наноиндустрияне үстерү программасы 181 миллиард сумга төшәчәк
2015 елга кадәр Татарстан Республикасы наноиндустриясен үстерү комплекслы программасы 181,7 миллиард сумга төшәчәк. Бүген әлеге документ ТР Министрлар Кабинетында узган “Роснанотех” дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында нанотехнологияләр һәм наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча Координация советының киңәйтелгән утырышында кабул ителде. Утырышны Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук “Роснанотех” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Андрей Свинаренко катнашты.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз