Бүген Казанда “Корстон” КСККда Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы юлламасы булды.
Бүген ТР Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә нигез салынуның 30 еллыгына һәм Татарстанда академик фәннең 100 еллыгына багышланган тантаналы утырыш узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Ректорлар советы рәисе, ТР ФА академигы Илшат Гафуров, Макс Планк исемендәге институт (Германия) директоры, РФА академигы, ТР ФА нең шәрәфле әгъзасы Рәшит Сюняев (онлайн-режимда), Висконсин университеты (АКШ) һәм Назарбаев университеты (Казахстан) профессоры, ТР ФА нең шәрәфле әгъзасы Юлай Шамилугълы (онлайн-режимда) катнашты.
Бүген Яшел Үзән районында, Казан федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә, аның ачылуына 120 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Алексей Лавров, Казан университеты ректоры Илшат Гафуров, “Аэрокосмик радиоэлектрон системалар” кафедрасы профессоры Валерий Волосюк, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, РФ Космик гаскәрләр ветераннары берлегенең, Россия Космонавтика академиясе һәм ассоциациясенең мактаулы вәкилләре, шулай ук фәнни берләшмәләр вәкилләре, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Милләт Җыены»ның пленар утырышында катнашты. Чара Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мәйданында уза.
«Милләт Җыены» Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Чарага Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 70 төбәгеннән, шулай ук чит илләрдән 500 татар активы вәкиле чакырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсендә булдылар.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә уза.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар - белем һәм килешүгә юл” күптелле белем бирү комплексларын үстерүгә өлеш кертүчеләр белән очрашты.
Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр Советы рәисе урынбасары Әсгать Сәфәров, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Ул Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казахстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты.
Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев яңа балалар бакчасы ачтылар. Тантаналы чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов та катнашты.