ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2009 ел
чәршәмбе
Рәсәй Ислам университеты "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе һәм Бөтендөнья ислам яшьләре ассамблеясе белән берлектә Рамазан аена багышланган "Рамазан мөбәрәк булсын" дип аталган проект әзерләгән.
19 августта Казан дәүләт университетында "Астрономия һәм бөтендөнья мирасы: вакытлар һәм континентлар аша" дип аталган халыкара конференция башлана. Аның эшендә ТР Дәүләт Совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша.

18
август, 2009 ел
сишәмбе
18 августта Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев РФ Пенсия фонды җитәкчесе Антон Дроздов белән очрашты.
19 августта Казанның 177 нче урта мәктәбендә республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе уза. Быел педсоветның пленар утырышы "Татарстан Республикасында мәгариф: хәзерге торышы, проблемалар һәм үсеш перспективалары" дигән темага багышлана.
"Казанда милли мәгарифне саклау һәм үстерү көнүзәк проблема булып кала. Шул сәбәпле Милли мәгарифне үстерү концепциясе эшләнде", - дип белдерде башкаланың Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин.
19 августта җыелышка килүче мөгаллимнәрне башкаланың Яңа Савин районында урнашкан 177нче мәктәп кабул итәчәк. Укытучыларның август киңәшмәсе башкалада соңгы тапкыр Казанның меңьеллыгын уздырганда үткәрелгән иде. Шәһәр мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, хәзер республика өчен бик тә әһәмиятле чор. Татарстан белем бирү системасын реформалауга әзер­ләнә.
Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Европа мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин IV дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнде.

17
август, 2009 ел
дүшәмбе
Татарстанда 2 миллион 501 мең тонна ашлык җыеп алынган. Бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар 929,5 мең гектар мәйданда суктырылган, бу әлеге культуралар биләгән мәйданның 58 процентын тәшкил итә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
18 августта Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә "МАКС-2009" халыкара авиакосмик салоны ачыла. 18-19 август көннәрендә аның эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация дә катнаша.
17 августта Казан шәһәре Думасының чираттан тыш 42 нче сессиясе узды. Анда агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр керттеләр. Мэр Илсур Метшин сүзләренчә, әлеге гамәл төп финанс документын РФнең норматив актларына туры китерү һәм чыгымнарны яңадан карау максатында тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International