ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанның 15 спортчысы Универсиадага теләктәшлек итү йөзеннән 2013 километрга йөгерәчәк. Алар 2 атнада республика юллары буенча 2013 километр узачак.
"КАМАЗ"га "Роснефть" делегациясе килде. "Роснефть" ААҖ - "КАМАЗ"ның нефть һәм газ чыгару тармагы өчен автомобиль техникасы эшләп чыгару буенча иң эре корпоратив клиенты һәм мөһим партнерларыннан берсе.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев адресына Россия кулланучылар берлеге Директорлар советы рәисе Евгений Кузнецовтан телеграмма килде.
Казан Идел буе һәм Уралның уку, фәнни, белем бирү үзәгенә әйләнергә, өметләрне аклаучы киләчәк шәһәре булырга тиеш, - дип белдерде Казан мэры Илсур Метшин узган республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Казанда август киңәшмәсендә. Быел педсоветның пленар утырышы "Татарстан Республикасында мәгариф: хәзерге торышы, проблемалар һәм үсеш перспективалары" дигән темага багышланган иде.
Казан дәүләт университетының Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе якын көннәрдә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объекты исемлегенә керергә мөмкин. Бу хакта кичә "AstroKazan-2009" Халыкара Астрономия конгрессы барышында журналистларга КДУның Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе директоры Юрий Нефедьев сөйләде.

19
август, 2009 ел
чәршәмбе
3 - 19 сентябрьдә Россиядә Болгар мәдәнияте фестивале узачак. Аның кысаларында 10 сентябрьдә Казан Идел елгасы буйлап "Илья Репин" теплоходында сәяхәт кылган Болгар сәнгать осталарын каршылаячак.
19 августта Казанның Яңа Савин районында урнашкан 177 нче мәктәбендә республика педагогларының август киңәшмәсе үтә. Аның эшендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, министрлык-ведомстволар җитәкчеләре һ.б. катнаша.
Рәсәй Ислам университеты "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе һәм Бөтендөнья ислам яшьләре ассамблеясе белән берлектә Рамазан аена багышланган "Рамазан мөбәрәк булсын" дип аталган проект әзерләгән.
19 августта Казан дәүләт университетында "Астрономия һәм бөтендөнья мирасы: вакытлар һәм континентлар аша" дип аталган халыкара конференция башлана. Аның эшендә ТР Дәүләт Совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша.

18
август, 2009 ел
сишәмбе
18 августта Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев РФ Пенсия фонды җитәкчесе Антон Дроздов белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International