Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республика гражданнарын бәйрәм белән тәбрикләде:
- Бүген без Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Чын мәгънәсендә халыкчан рухлы бу бәйрәм үзендә Ватанга хезмәт итү, буыннар арасындагы бәйләнешне, үткәндәге батырлыкны киләчәккә җиткерүне берләштерә.
Татарстан Республикасы Президенты “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр һәм өстәмәләр һәм "Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексын гамәлгә кертү хакында" Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү турында” Татарстан Республикасы Законына кул куйды. Әлеге Закон нигезендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында законнарны бозган өчен вазыйфаи затлар административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Бу төзәтмә законнарда элек яшәп килгән кимчелекне төзәтүгә хезмәт итә. Закон гражданнарның хокукларын тәэмин итүгә, вазыйфаи затларның җаваплылыгын күтәрүгә юнәлдерелгән.
Закон тексты массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Н.Н.Хәбипов Татарстан Республикасы Баулы районы һәм Баулы шәһәре администрациясе башлыгы вазыйфасыннан азат ителде. Татарстан Республикасы Баулы районы һәм Баулы шеһәре администрациясе башлыгы итеп А.Г.Хәбибуллин билгеләнде.