Бүген Казан ратушасында Россиядә 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан Геройлары көненә багышланган тантана узды.
Бәйрәмгә татарстанлылыр чакырылган иде - Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары. Шулай ук геройларның туганнары, үзләре үлгәннән соң бүләкләнгәннәрнең гаилә әгъзалары катнашты.
“Хөрмәтле дуслар!
Безнең гаилә өчен кайгылы көннәрдә без Сәкинә Шакировнаның вафаты сәбәпле кайгы уртаклашкан йөзләгән телеграмма алдык. Аларны безнең гаиләнең танышлары да, шулай ук таныш булмаган кешеләр дә Татарстан Республикасының барлык, Россия Федерациясенең күп почмакларыннан, якын һәм ерак чит илләрдән җибәргәннәр. Беләбез, Сәкинә Шакировна турында җылы истәлекләр, ихлас сүзләр массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә күп булды. Ул кешеләрне яратты, изгелек эшләргә тырышты һәм татарстанлылар тарафыннан үзенә карата булган яхшы мөнәсәбәтнең кадерен белде.
Игътибарыгыз, кайгыбызны уртаклашуыгыз һәм безнең өчен авыр вакытта ярдәмегез өчен бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Барыгызга да сәламәтлек һәм тынычлык телибез. Үзегезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгызның кадерен белегез һәм саклагыз.
Минтимер Шәймиев”.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Дәүләт корпорациясе күзәтчелек советы – Торак- коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды рәисе Сергей Степашин белән очрашты. Сергей Степашинны Торак- коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин, юридик фәннәр докторы, профессор, отставкадагы Россия Югары Арбитраж суды рәисе урынбасары Василий Витрянский озата йөрде.
Бүген Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында “Казаноргсинтез” заводына нигез салынуга 60 ел һәм беренче продукция эшләп чыгаруга 55 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Казаноргсинтез” ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, “Казаноргсинтез” ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов катнашты.
Бүген Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында ТАССР Югары Советының беренче чакырылышына 80 ел тулуга багышланган республика җәмәгатьчелеге җыелышы булды.
Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган тантаналы җыенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, IX - XII нче чакырылыш Югары Совет депутатлары, Дәүләт Советы депуталары, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Казанның Кабан күле яр буенда мәшһүр татар дин эшлеклесе һәм галиме Шиһабетдин Мәрҗанига һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык өченче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Мәрьям-ана Казан иконасы соборы төзелешен карап чыктылар.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий да катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев күренекле дипломат, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы Чыңгыз Айтматовның улы, “Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссык-Күл форумы” президенты Аскар Айтматов һәм форумның вице-президенты, тележурналист Ассоль Молдокматова белән очрашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янындагы скверда мәшһүр биюче Рудольф Нуриевка Россиядә беренче һәйкәл ачылды.
Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.