ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Россия Көне уңаеннан тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәле каршында гадәттәгечә Пушкинның туган көне уңаеннан шигъри митинг узды.

Анда республика җәмәгатьчелеге һәм иҗади интеллигенция вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, мәктәп укучылары һәм студентлар җыелды.


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 48 нче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм ТР Хөкүмәте әгъзалары катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмммәтшин алып барды.


31
май, 2019 ел
җомга

Казанда Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) версиясендә классик шахматлар буенча Дөнья чемпионы исеме өчен матчта уйнау хокукына дәгъва итүчеләр турниры башланды. Аны Россия Шахмат федерациясе уздыра.


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Дагыстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әхмәд Хаҗи Абдулаев белән очрашты.


26
май, 2019 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Бердәм Россия” партиясе праймеризында катнашты.

Минтимер Шәймиев Казанның 116нчы мәктәптә оештырылган сайлау участогында тавыш бирде.


24
май, 2019 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашты.

Ольга Васильева Казанга “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” VII Илкүләм чемпионатының ябылу тантанасында катнашу өчен килде.  Иртән Казан Кремлендә РФ мәгариф министры ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. 


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе һәм “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасында беренче күптелле белем бирү комплекслары проектын гамәлгә ашыру концепциясен эшләп бетерү һәм аның барышы буенча киңәшмә уздырды.


9
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Бөек Җиңү Көненә багышланган “Үлемсез полк” акциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм республика гражданнары катнашты. 

Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышлап бәйрәм парады узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International