ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2004 ел
дүшәмбе
Хәерле кич, хөрмәтле ватандашлар! Бу минутларда 2003 нче ел республика тарихында һәм һәркемнең язмышында үз эзен калдырып, безнең белән хушлашып бара. Аның санаулы гына калган соңгы мизгелләрендә без, һәрвакыттагыча, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән бергәләп бәйрәм табынына җыелабыз. Үткән елда эшләнгән яхшы эшләрне канәгатьләнеп искә алабыз, сөенечләр һәм үкенечләр, табышлар һәм югалтулар турында уйланабыз.

30
декабрь, 2003 ел
сишәмбе
29 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рахимовның вазифага керешу тантанасында катнашты. Уфа аэропортында аны республика Премьер-министры урынбасары Ш.Х.Вахитов җитәкчелегендә Башкортстаның рәсми делегациясе каршы алды.

27
декабрь, 2003 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә "Татнефть" ААҖ генераль директоры, "Түбән Кама нефть эшкәртү заводы" ААҖнең Директорлар советы рәисе Шәфәгат Тәхаутдиновтан һәм "Түбән Кама нефть эшкәртү заводы" ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһмановтан Бөтендөнья нефть эшкәртү компанияләре ассоциациясе карары белән Түбән Кама нефть эшкәртү заводына "2003 елда Россиянең һәм БДБ илләренең иң яхшы нефть эшкәртү заводы" дигән исем бирелү турында хат алынды.
Ниһаять, Түбән Кама синтетик майлар заводы сафка басты һәм продукция бирә башлады. Шул уңайдан заводның әзер продукция цехында үткәрелгән митингта чыгыш ясап, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев мондый уңышлы башкарылган эшнең фәкать "Татнефть" һәм Түбән Кама "Нефтехим" акционерлык җәмгыятьләре базасында гына мөмкин булуын ассызыклады.

26
декабрь, 2003 ел
җомга
Кичә башкалабызның "Баскет-холл" спорт комплексында республика Чыршы бәйрәме башланды. Инде матур гадәткә әйләнгән әлеге тамашага Татарстанның иң сәләтле балалары, уку алдынгылары, балалар һәм яшьләр иҗгимагый оешмалары лидерлары, балалар йортларында һәм интернатларда тәрбияләнүчеләр җыелды. Быелгы Чыршы бәйрәмендә барлыгы 6 меңгә якын бала катнашты.

25
декабрь, 2003 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Хөкүмәте белән Көньяк Кореяның “LG International Corp.” һәм “LG Engineering and Construction” компанияләре делегацияләре арасында елына 7 миллион тонна күләмендә авыр нефть эшкәртү буенча нефть эшкәртү заводы, 600 мең тонна этилен җитештерү заводы һәм полимерларны эшкәртү заводлары төзү мәсьәләләре буенча сөйләшүләр өч көнгә сузылды.

24
декабрь, 2003 ел
чәршәмбе
24 декабрьдә Мәскәүнең "Россия" дәүләт концертлар залында илнең барлык төбәкләреннән килгән 651 делегат катнашында "Бердәмлек һәм Ватан" - "Бердәм Россия" сәяси партиясенең IV съезды булды. Залга "Бердәм Россия"дән Дәүләт Думасы депутатлары, партиянең ышанычлылары, партия тарафдарларының оешмалары, "Яшьләр Бердәмлеге" җитәкчеләре, Россия Федерациясе Президенты һәм Хакимияте администрациясе вәкилләре җыелды.

23
декабрь, 2003 ел
сишәмбе
Үзгәртеп коруның авыр елларына карамастан, без республикада авиатөзелеш предприятиесе һәм, тулаем алганда, бөтен хәрби сәнәгать комплексын саклап кала алдык, диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 23 декабрьдә Казан Кремлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Борис Алешин катнашыңда авиация сәнәгате предприятиеләрен үстерү мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә.

22
декабрь, 2003 ел
дүшәмбе
22 декабрьдә безнең атаклы "КамАЗ - Мастер " командасы Мәскәү Кремле яныннан "Париж-Дакар-2004"супермарафонына старт алды. ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Бариев биредә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең "КамАЗ - Мастер" спортчыларына телеграммасын укып үтте.

19
декабрь, 2003 ел
җомга
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә РФ хезмәт һәм социаль үсеш министры Александр Починоктан 18-21 ноябрьдә Мәскәүдә "2003 елда хезмәт иминлеге һәм хезмәтне саклау" дигән VII Халыкара күргәзмәне оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашу өчен рәхмәт хаты алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International